Нократ Аланы (рус. Вятские Поляны, мар. Виче Алан) — Киров өлкәсенең көньягында шәһәр, Нократ Аланы районының административ үзәге.

Халык саны — 35 159 кеше (2010).

Тарих XVI гасырның уртасына кадәр, бу җир Казан ханлыгына буйсынган. Риваятьләр буенча, хәзерге Нократ Аланы урынында Ошторма-Бодья удмурт авылы булган.

Нократ Аланы авылы бернче тапкыр 1596 елда, Нократ монастыреның вотчинасы буларак телгә алына. 1915 елда Мәскәү — Екатеринбур тимер юлы авыл аша уза. 1938 елда Нократ Аланы «эшчеләр посёлогы» статусын ала.

1942 елда, Загорсктан Нократ Аланына корал фабрикасы күчерелгәннән соң, Нократ Аланы шәһәр статусын ала. Шәхесләр Раил Сәлахетдинов (1999), көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы (2022, 2023), Россиянең спорт мастеры (2021).

Халык 1959 1970 1979 1989 2002 2010 25 717 32 729 37 624 44 513 40 282 38 260

Милли состав: руслар — 70,2%, татарлар — 18,2%, арлар — 5,3%, чирмешләр — 2,5%.

Климат

Еллык уртача һава температурасы — 3,7 °C Һаваның дымлылыгы — 69,7 %

Массакүләм мәгълүмат чаралары

Телевидение КГТРК «Вятка»

Радио Авторадио-Нократ Аланы FM 103.4 «Дорожное радио» Нократ Аланы 105.4 Юмор FM — Нократ Аланы FM 106.7 «Мария FM» радиосы — Нократ Аланы FM 107.1 «Новый Век» радиосы — FM 107.9

Газеталар Наш Рубль 7 вечеров «Вятско-Полянская правда» Из первых рук Настроение Отчина Рабочая трибуна О полянах. RU

Сәнәгать Нократ Аланы машиналар төзү заводы, хәзер ААҖ «Молот» ООО «МОЛОТ-МЕТТЭМ» ООО «Молот Энерго» ААҖ «Вятско — Полянская птицефабрика» ААҖ «Поляны хлеб» Галерея

Моны да карагыз "Электрон" футбол клубы 1991-1997 елларда ССРБ һәм Россия чемпионатларында уйнаган. Нократ Аланы (станция) Искәрмәләр

Төркем:Киров өлкәсе шәһәрләре Төркем:Киров өлкәсе район үзәкләре