Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев (1855, Уфа губернасы — 1933, Ташкент) — атаклы тюрколог, этнограф һәм фольклорчы, профессор.
Тәрҗемәи хәл Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев 1855 елда татар морзалары гаиләсендә дөньяга килә. Бериш чыганаклар аның туу җирен Ырынбур шәһәрен күрсәтсә, икенчеләр — Стәрлетамак өязендәге Тукай авылын. Атасы Әхмәтҗан Шаһиморат улы Ырынбурдагы Неплюев кадет корпусын, Казанда гимназия тәмамлый, Башкорт-мишәр гаскәрендә топограф булып хезмәт итә.
Әбүбәкер 1876 елда шулай ук Неплюев корпусын тәмамлаганнан соң Урта Азиягә чыгып китә һәм шунда озак еллар җаваплы эшләр башкара. Гади тәрҗемәче булып эшләгән Әбүбәкер Диваев Сырдәрья өлкәсе хәрби губернаторының ярдәмчесе итеп тәгаенләнә. Шул вакытта ул бар Төркистан төбәген аркылыга-буйга йөреп чыга һәм шунда яшәүче үзбәкләр, татарлар, каракалпаклар, казакълар, кыргызларның тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә. Шулай ук төрки халыкларның борынгыдан килгән иҗатын — мәкальләрен, җырларын, бәетләрен, робагыйларын, әкиятләрен язып туплый бара. Бәяләү В. Бартольд, В. Радлов кебек академиклар, Н. Катанов, А. Липковский кебек профессорлар аның хезмәтләрен матбугатта югары бәяли.
1906 елда полковник дәрәҗәсендә хезмәттән китә. Ташкенттагы татар мәктәбенә җитәкчелек итә. 1918 елда Ташкент шәһәрендәге Урта Азия дәүләт университетын һәм Шәрык институтын оештыручыларның берсе була. Биредә ул казакълар тарихын укыта. Ташкент музееның археологик һәм этнографик коллекцияләрендә мөдирлек итә. Соңрак университетта профессор дәрәҗәсенә ирешә. Мөгаллимлек эше белән беррәттән, Ә. Диваев Төркестан төбәге музееның этнография һәм археология бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара һәм күп кенә этнография һәм фольклор экспедицияләренә җитәкчелек итә. ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты дәрәҗәсен алган. Казан дәүләт университетының археология һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торган Ә. Диваев Татарстан галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, берлектәге гыйльми эшләрне башкара.
1923 елның мартында Төркестан республикасының гыйльми җәмәгатьчелеге Әбүбәкер Диваевның фәнни эшчәнлегенең 40 еллык юбилеен тантаналы билгеләп үтә. Аның исеменә СССРның төрле тарафларыннан, шул исәптән Башкортстаннан котлау телеграммалары килә. Төркестан республикасы бу уңайдан Әбүбәкер Диваевның исемен мәңгеләштерү турында карар итә. Анда Урта Азия ил өйрәнү музеенда Диваев исемендәге бүлек ачу, галимнең хезмәтләрен туплап бастырып чыгару, гаиләсенә гомерлек пенсия тәгаенләү һәм Ташкентның Бакча урамындагы галим 36 ел яшәгән йортны гаиләсенә бирү чаралары күрелә.
Әбүбәкер Диваев 1933 елда 78 яшендә Ташкентта вафат булган һәм шунда җирләнгән.
Искәрмәләр
Чыганаклар Уфада күренекле тюрколог галимне искә алалар Диваев Абубакир Ахметжанович (1856–1933): Реком. список лит. на каз. и рус. яз. — Павлодар, 2006. — 19 с. Фәрит Фәткуллин. Кардәш халыклар аңа мең рәхмәтле. Мәшһүр тюрколог, фольклорчы, этнограф Әбүбәкер Диваевның тууына 170 ел.
Әдәбият От служилых татар к татарскому дворянству / И. Р. Габдуллин - М., 2006. - 320 с.
Төркем:Татар мәгърифәтчеләре Төркем:Татар галимнәре Төркем:Казакъ фольклорчылары Төркем:Россия (СССР) фәннәр академиясе әгъзалары Төркем:Этнографлар