Симон Николаевич Джанашиа (шулай ук Джанашия; ) (26 июль 1900 елСимон Джанашиа (1900—1947). Биобиблиография, Тбилиси, 1976 на сайте Национальной академии наук Грузии, Кутаиси губернасының Озургет өязе Макванети авылы — 15 ноябрь 1947 ел, Тбилиси) — грузин тарихчысы һәм җәмәгать эшмәкәре, Грузин ССРы Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе һәм аның академигы, тарих фәннәре докторы, профессор.

Биографиясе Симон Джанашиа 1900 елның 26 июлендә (башка чыганаклар буенча — 18 ноябрдә) Макванети авылында (Гурия) туа. Билгеле грузин педагогы, этнограф һәм җәмәгать хәйриячесе Николоз Джанашианың (1872—1918) улы була.

1922 елда Симон Джанашиа Тбилиси дәүләт университетын тәмамлый (беренче чыгарылышы). 1924—1947 елларда бу университетта укытучы (1924—1930), профессор ярдәмчесе (1930—1935) һәм профессор (1935—1947) була. 1936 елда Джанашиа СССР Фәннәр академиясе Грузин филиалы Тарих, тел һәм матди мәдәният институтының директоры итеп тәгаенләнә.

1941 елда Грузин ССРы Фәннәр академиясен нигезләгән чакта аның гамәли әгъзасы итеп сайлана. 1941-1947 елларда Академиянең вице-президенты була. 1943 елда Джанашиа СССР Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана.

1940нче елларда Джанашиа Мцхета һәм Армазида (Көнчыгыш Грузия) археологик казынулар оештыручыларның берсе була.

Симон Джанашиа 1947 елда Тбилисида вафат була, Мтацминда пантеонында җирләнә.

ССРБда академик Джанашиа исеме Грузия Дәүләт музеена бирелә.

Эшчәнлеге Симон Джанашианың фәнни кызыксынуларының төп юнәлешләре:

грузин һәм башка пиреней-кавказлы халыкларының этногенезы Грузиядә һәм Кавказда феодализмның генезисы борынгы Грузия тарихы борынгы Грузия археологиясе Иберия Һәм Колхети (Колхида) башлыклары тарихы Грузиядә христианлык тарихы Грузия һәм Кавказ тарихы буенча чыганаклар грузин, сван, абхаз, адыгей һәм башка телләр.

Джанашиа — 100-дән ашу гыйльми-тикшеренү эше авторы (алар арасында — дистәләп монография). 1949—1968 елларда Тбилисида аның хезмәтләренең җыентыгы басылып чыга.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

2 Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены (10.06.1945) медальләр беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1943) икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1947) («История Грузии с древнейших времен до начала XIX века» (1946) дигән гыйльми эшчәнлеге өчен).

Искәрмәләр

Әдәбият

«Симон Джанашиа», Тбилиси, 1948 (на грузинское). Шота Месхи. «Выдающийся исследователь истории Рузии», Тбилиси, 1960 (на грузинском). Симон Джанашиа (1900-1947). Биобиблиография, Тбилиси, 1976 (на грузинском, английском и русском языках).

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:ССРБ тарихчылары Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:1947 елда вафатлар Төркем:5 ноябрь көнне вафатлар Төркем:Русия империясендә туганнар Төркем:1900 елда туганнар Төркем:26 июль көнне туганнар