Абастума́ни () — шәһәр тибындагы касаба, Гөрҗистанның тау климаты шифаханәсе, Адиген муниципалитеты җирендә урнашкан. Халкы — 937 кеше (2014).

Географиясе Абастумани Месхет сыртының көньяк битләвендә, Оцхе (иске Абастуман) елга тарлавыгында, 1250-1450 м биеклектә, Ахалцих тимер юл станциясеннән 28 км төньяк-көнбатыштарак урнашканБольшая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 1. А — Ангоб. 1969. 608 стр., илл.; 47 л. илл. и карт, 1 отд. л. табл., 78 км көньяк-көнбатыштарак - Боржоми тимер юл станциясеБольшая советская энциклопедия. Гл. ред. С. И. Вавилов, 2-е изд. Т. 1. Т. 1. А — Актуализм. 1949. 640 стр., илл.; 53 л. илл. и карт..

Курорт Бастула саф тау һавасы, ул уртача коры, көчле җил юк. Тау битләүләрендә — ылыслы урманнар (нарат, ак һәм кара чыршы). Җәй уртача җылы, августагы уртача температура 16 °C. Кыш нык салкын түгел, кояшлы, кар бик күп яумый; гыйнварда уртача − 6 °C. Явым-төшем 600 мм чамасы. Елына уртача 167 кояшлы көн.

Шушындый уңай шартлар Абастуманины ел әйләнәсенә файдаланырга мөмкинлек бирә. Туберкулёз, буын, нерв системасы, гинекология авыруларын һәм башка чирләрне дәвалыйлар.

Тарихыннан Дәваханага нигез XIX гасырда салынган һәм Аббас-Туман (Аббас-Төмән) дип аталган. Аның барлыкка килүе Кавказлы хәрби округы хәрби-медицина инспекторы доктор А. А. Ремер исеме белән бәйле.

1892 елда Аббас-Туман касабасында Русиядә тәүге тау астрономия обсерваториясе оештырылган.

1899 елның 28 июнендә 28 яшьлек патша улы Георгий Александрович сырт аша Абастуманига мотоциклда китеп барганда егылып һәлак була Правительственный вестник. — 3 июля 1899. — № 142. — С. 1.).

XX гасыр башында Богатырский, Змеиный һәм Противоположный дигән өч шифалы чыганак була.

Совет чорында шифахана (1925 ел, архитектор И. А. Иванов-Шиц), туберкулез хастаханәсе, поликлиника, ванналар бинасы төзелә. Дәвалау ел әйләнәсенә бара.

1932 елда Абастуманида Астрофизик обсерватория ачыла.

Истәлекле урыннары Абастуманиның югары ягында сарай паркы һәм тәхет варисы Георгий Александровичның агач йорты С 1 ноября 1893 года по 1 апреля 1895 года Георгию в Абастумане читал курс всеобщей истории в связи с русской историей профессор Василий Ключевский. — Нечкина М. В. Василий Осипович Ключевский. История жизни и творчества. — М., 1974. — С. 325, 330.. Георгий Александрович һәлак булган җирдәге часовня . Александр Невский корамындагы фрескалар. Михаил Нестеров эше. Абастумани астрофизик обсерваториясе.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Архитектурная история Бастан

Төркем:Санаторийлар Төркем:Гөрҗистан шәһәрләре