Рәшит Мәҗит улы Бәйбутов (, ); (1915, Тифлис, Россия Империясе — 1989, Мәскәү, ССРБ) — азәрбайҗан совет эстрада һәм опера җырчысы (тенор), актёр.
ССРБ ның халык артисты (1959), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980), икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) һәм Азәрбайҗан ССР ы дәүләт премиясе лауреаты (1978).
Биографиясе Рәшит Тифлиста, (хәзер Тбилиси, Гөрҗистан), 1915 елның 14 декабрендә туган. Әтисе Мәжид Бәйбутов чыгышы белән Шушадан, билгеле халык җырчысы булган. Әнисе, Фирүзә Вәкилова рус теле укытучысы, шулай ук Тифлис клубында драма түгәрәге алып барган.
1933 елда Рәшит Бәйбутов тимер юлчылар техникумына укырга ингән, шунда үзешчән студент оркестры оештырган. Шуннан РККА да хезмәт иткән, армия ансамбле солисты булган.
Хезмәт итеп кайткач, бераз Тбилиси эстрада коллективларында эшләп ала. 1934 елдан — Ереван филармониясе солисты. 1938—1944 елларда — Әрмәнстан Дәүләт джаз оркестры солисты. Бер үк вакытта Ереванда А. Спендиаров исемендәге Әрмән академия опера һәм балет театрында җырлый башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Кырым фронтында чыгыш ясый.
1943 елда Бакы киностудиясендә Һәжибәков Үзәйер Абдул-Һөсәйен улының опереттасы буенча бер үк исемле "Аршин мал алан" дигән фильм төшерергә булып китәләр. Рәшит Бәйбутов опереттада Әскәр ариясен йырлаган була. Аны фильмда уйнарга чакыралар. 1945 елда чыккан фильм ССРБ һәм күп чит илләрнең экраннарында уңыш яулый.
1944—1956 елларда Рәшит Бәйбутов — Әзербайджан филармониясе солисты, 1953—1960 елларда — М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан опера һәм балет театрында эшли, Ф. Әмировның «Севиль» операсында (Балаш), "Аршин мал алан" музыкаль опереттасында (Әскәр) рольләрен уйный.
1957 елда филармониядә джаз стилистикасын һәм азәрбайҗан халык инструментларын берләштергән концерт ансамбле төзи, аның художество җитәкчесе (1957—1959), 1966 елда оештырган Әзербайджан җыр театрында (хәзер аның исемен йөртә) гомеренең ахырына кадәр җитәкче һәм солист була.
1930—1940 нчы елларда югары тонда башкарылган йомшак ирләр тавышы модасы чорында Бәйбутов Кавказ һәм Кавказ аръягындагы республикаларда да, Россиядә дә бик популяр булып китә. Бәйбутов тавышы — югары тенор (тенор-альтино), европача да, милли дә рәвештә башкара белә. Бәйбутов урысча бик яхшы белгән, һәм җырлаганда кавказ акценты булмаган. Кавказ җырчылары арасында аннан да танылганрак Мөслим Магомаев кына булгандыр.
1950-се еллар башында Болгарияда, Венгрияда, Италияда, Һиндстанда, Кытайда гастролләрдә була. Шулай ук Сүриядә, Төркиядә, Мисырда, Иорданиядә, Иранда, Гыйракта, Финляндиядә, Польшада һәм Латин Америкасы илләрендә җырлый.
ССРБ ның бик күп төбәкләрендә концертлар куя, кая барса, шунда урындагы телләрдә җырлар өйрәнеп башкара. Һиндстанда хәтта Бәйбутовны җырлатуны тәлап итеп транспортны камап тотып торалар.
Рәшит Бәйбутов милли опера һәм музыкаль комедия үсешенә шактый зур өлеш кертә. Сәхнә өчен генә яратылган сын-кыяфәте, зур артист таланты һәм сөйкемлелеге, төрле милләт музыкасын аңлый аңлау сәләте Рәшит Бәйбутовка гомере буенча уңышлы чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.
Җырчының репертуары бик киң була. Күбрәк ул азәрбайҗан композиторлары әсәрләрен, милли җырларын, совет композиторлары җырларын башкара.
Берничә нәфис фильмда төшә.
ССРБ Югары Советының Милләтләр Советы депутаты, ССРБ Югары Советының 7-11 чакырылыштагы депутаты була (1966-1989)Список депутатов Верховного Совета СССР 11 созыва.
Хатыны — Җәйран ханым Бәйбутова (3.05.2017 вафат). 1965 елда кызлары Рәшитә Бәйбутова дөньяга килә, ул әтисе юлын дәвам итә. Хәзер җырчы Рәшитә Бәйбутова Әзербайҗанның атказанган артисткасы.
Рәшит Бәйбутов 1989 елның 9 июнендә Мәскәүдә вафат була Что обещал Бейбутов Горбачеву и за что дочь уволили из театра отца - откровения Рашиды. Бакыда җирләнгән.
Кинода иҗаты
Кинодагы рольләре
1945 — «Аршын мал алан» — Әскәр 1954 — «Родному народу» 1955 — «Любимая песня» — «Бахтияр») — Бахтияр Мурадов 1956 — «К счастью» (документальный фильм) 1959 — «В этот праздничный вечер» 1959 — «Весна азербайджанской культуры» 1970 —"Ритмы Апшерон" (Фильм-кәмит) 1970 — «Встреча на свадьбе» (документальный фильм) 1970 — «От сердца к сердцу» (документальный фильм) 1974 — «Тысяча первая гастроль» — Эльдар 1975 — «Рашид Бейбутов» (документальный фильм) 1981 — «Поющая земля» 1985 — «Рашид Бейбутов» (документальный фильм) 1989 — «Песня сердца» (документальный фильм)
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980) Грузин ССР ның атказанган сәнгать эшмәкәре Дагстан АССР ның халык артисты Азәрбайҗан ССР ның халык артисты (1951) ССРБ ның халык артисты(1959) Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — «Аршын мал алан» фильмында Әскәр роле өчен (1945) Азәрбайҗан ССР ның дәүләт премиясе(1978) Ике Ленин ордены (6.01.1976; 23.04.1980) Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1.02.1966) Халыклар дуслыгы ордены(13.12.1985) Медальләр
Бакының бер урамына Рәшит Бәйбутов исеме бирелгән, шул ук урамда 2 нче музыка мәктәбе һәм Дәүләт җыр театры аның исемен йөртә. 2010 елның 14 декабрендә бу көнне мәңгеләштерү өчен «FLASHMOB Azerbaijan [OFFICIAL]» группасы флешмоб үткәрәФлешмоб к дню рождения Рашида Бейбутова в Баку (ВИДЕО)Молодежь посвятила Рашиду Бейбутову флешмоб в самом центре Баку. 1996 һәм 2015 елда Әзербайҗанда Рәшит Бәйбутов истәлегенә почта маркалары чыгарыла. 2016 елның июнендә Бакыда Рәшит Бәйбутов исемендәге Дәүләт җыр театры бинасы каршында һәйкәл ачылган. Сынның авторы - Азәрбайҗан халык рәссамы Фуад Салаев.
Видео
Gozelim Sensen Sənədə Qalmaz Рашид Бейбутов Я встретил девушку Рашид Бейбутов Песня первой любви Рашид Бейбутов — Азербайджан Рашид Бейбутов — Мир без тебя Рашид Бейбутов — Мечта
Шулай ук карагыз
Музыка Азербайджана Кулиев, Тофик Алекпер оглы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Бәйбутов Рәшит Мәжид улы (ингл.) Internet Movie Database сайтында Юрий Сосудин. Незабываемые певцы. Beniz.az — Биография и альбомы Рашида Бейбутов
Төркем:Азәрбайҗан Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:ССРБ халык артистлары Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:1989 елда вафатлар Төркем:9 июнь көнне вафатлар Төркем:Тифлистә туганнар Төркем:1915 елда туганнар Төркем:14 декабрь көнне туганнар