Тринида́д һәм Тоба́го Җөмһүрияте ( ) — Кариб диңгезенең көньяк ягында, Венесуэланың яр буена якын урнашкан утрау-дәүләт. Ике өре утравы — Тринидад һәм Тобаго, һәм күп санлы кечкенә утраулардан гыйбарәт. Ил Венесуэладан 10,6 километр төньяккарак һәм Гренададан бераз көньяккарак урнашкан.

1962 елга кадәр ил Бөекбританияның колониясе булган иде, бәйсезлек алганнан бирле Милләтләр Дуслыгына керә. Диннәр Күп динле дәүләт булган Тринидадад һәм Тобагода диннәр түбәндәгечә бүленгән: иң зур дини төркем - 63,2 % белән христианлык (протестантлар, англиканнар, пресвитерианнар, методистлар, инҗилчеләр, илленчеләр, баптистлар, католиклар). Һинд дине тарафдарлары ― 20,4 %, мөселманнар ― 5,6 % һ.б.. Тринидад һәм Тобагода Һинд дине Һинд дине тарафдарлары Тринидад һәм Тобагода 18,5%-ны тәшкил итә. Һинд динен бөтен ил буенча тоталар һәм Һинд дине бәйрәмнәре бәйрәм ителә. Дивали җәмәгать бәйрәме булып тора. Тринидад һәм Тобагода ислам Галерея

Искәрмәләр

* Төркем:Утрау-дәүләтләр Төркем:Унитар дәүләтләр Төркем:Инглиз телле илләр һәм территорияләр Төркем:Җөмһүриятләр