Кочетовка, Чатука () — Мордовиянең Зубова Поляна районына керүче татар авылы. Район үзәгеннән 30 км еракта урнашкан. 2002 ел сан алу буенча күпчелек халкын татарлар тәшкил итә. Башлангыч мәктәпләре бар, урта мәктәп – Горенка авылында.
Авылда 1869 елга 54 йорт булган.
Авыл атамасы, аның хуҗалары булып торган йомышлы мордвалар Кичатовлардан килә. Соңрак авыл йомышлы татарлар кулына күчә. Мордовиядәге башка татар авылларыннан аермалы буларак, Чатука, Горенка һәм Татар Лунданы татарлары Ц-латшытырып сөйли. Бу аларның Темников татарларына караганда, күбрәк Кадым татарлары белән бәйләнешләре турында сөйли.
Чыганаклар Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии
Төркем:Мордовия татар авыллары