Кыти иле (шулай ук Качкару, ) — Пенза өлкәсенең Белинский районына керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. С. 104. ISBN 978-5-00077-381-9
Географиясе
Район үзәгеннән төньякка таба 20 км ераклыкта урнашкан.
Атамасы Атамасы кеше исеме — Кытидан чыккан. Элек авыл Сюзгар дип аталган (мордвачадан сеземс коряс — кичүгә каршы).
Качкару дигәне — «карья» дигәннән, мордвалардан алынган һәм «авыл» динәнне аңлата.
Кутеевлар фамилиясе темников йомышлы татарларыныкы.
Тарихы 1700 ел тирәсендә Югары Ломов йомышлы татары Араслан Полкаевка һәм аның иптәшләренә бирелгән җирләрдә Сөзгәр авылы буларак нигез салына. Чембар өязенең Мочалей волосте составында була. Революциядән соң Котый авыл советы үзәге. Крупская исемендәге колхозның үзәк утары.
Борынгы Качкару — 7 мәчетле авыл. Архив чыганакларыннан күренгәнчә, биредә 1723 елда 343 ир-ат яшәгән, димәк, тагын шуның кадәр яки аннан да артык хатын-кыз, балалар да булган, бу исә XVIII гасыр башында Качкаруда меңнән артык кеше гомер иткән дигән сүз. 1745 елда исә авылда 404 ир-ат, 1762дә — 435, 1795 елда 540 ир-ат һәм шуның кадәр хатын-кыз яшәгәнлеге билгеле. Ә инде XIX гасыр башында, ягъни 1805 елда Качкаруда 708 ир-ат, 766 хатын-кыз яшәгән, һәр татар гаиләсендә җиде-сигез бала булганлыгын истә тотсак, Качкару ул вакытта өяз шәһәрен хәтерләткән. Качкару элек-электән бай, хәлле авыл булган, җирле тарихчы Кадир Акъегет язуынча, «1864 елда биредә 4 мәчет, 1 икмәк кибете, 3 ярма тегермәне, 2 тимерчелек, 5 җил тегермәне эшләгән».Кадир Акъегет. Алты авыл. — Казан, 2010, 95 бит.
Халык саны
Авылда 2004 елда 413 йортта 1130 кеше яшәгән. 2011 елда 474 хуҗалыкта 1112 кеше яшәгән.
Шәхесләр
Качкару авылыннан бөтен төрки-татар дөньясына билгеле шәхесләр чыккан, шуларның иң данлыклысы — Шакир паша. XIX гасыр уртасында Качкаруда туып-үскән, Мөхәммәтшәриф мулланың улы Мөхәммәтшакир Яваев хәрби хезмәткә алына һәм 1877—1878 елларда рус-төрек сугышында катнаша. Биредә ул төрекләргә әсирлеккә төшә. Мөхәммәтшакир берничә ай төрек зинданнарында ятарга мәҗбүр була. Әмма бу татар егетенең динилеген, төрмәдә дә намазларын калдырмавын күреп, аның зур гыйлем иясе булуын, берничә чит телдә аралаша алуын аңлап, төрекләр Мөхәммәтшакирны азат итә, Төркия армиясенә хезмәткә чакыралар. Дин 1864 елда авылда 4 мәчет исәпләнгән.
1911 елда мәчетләр саны бишкә җитә, 4 татар мәктәбе эшләгән.
1913 елда бүгенге көнгә кадәр сакланган яңа мәчет төзелгән.Мечеть села Кутеевка отметила столетие.
Бүген авылда 2 мәчет эшли.Мы ведь не чужие. Старинная мечеть в Кутеевке
Искәрмәләр
Чыганаклар Фәүзия Бәйрәмова. Кыти иле — Качкару Пенза өлкәсе татар авыллары Авыл советының генераль планы
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Белинский районы торак пунтлары