Түбән Ушмы — Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы татар авылы. Авыл исеме Ушмы елгасы атамасыннан алынган. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 950 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97,89%, башка халыклар — 1,68%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,42%.

Шәхесләр Локман Закиров (1928), очучы, язучы. Зиннур Мансуров (1949), татар шагыйре. Ринат Мөхәммәдиев (1948), язучы. Түбән Ушмы мәктәбен тәмамлаган. Лилия Мөхәммәтҗанова (1973), филология фәннәре докторы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты. Шаһинур Мостафин (1948). язучы. Түбән Ушмы мәктәбен тәмамлаган. Хуҗи Мәхмүтов, галим. Дин

Ислам Таш мәчет Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.