Карагашлар (кундырау татарлары, карагаш-нугайлар) — нугай халкының Әстерхан өлкәсендә яшәүче бер төркеме. Халык санын алу вакытында йә татарлар, йә нугайлар булып язылалар.
Кундырау татарлары дигән этнонимны әстерхан татарларына карата шактый күп галимнәрВ.Татищев, П.Бутков, В.Пятницкий, И.Георги һәм башкалар. куллана, әмма "кундырау" сүзенең "кун" тамыры куначак, ягьни төн кунучыны аңлата, ә "кундырау" төшенчәсе күчеп килеп утыручы дигән мәгьнәгә ия. Димәк, бу этноним халыкның бары тик (күчеп, кунып) яшәү рәвешен аңлата. Ә инде "карагач" этнонимына килсәк, аның кушамат кына булуын әстерханлылар яхшы белә. Бу сүз "кисәү агачын" яки "качкын"ны аңлата.Әстерхан тәэссораты.
Телләре — нугай теленең акнугай диалекты (яки карагаш). Кайбер белгечләр исә карагаш телен аерым тел дип күрсәтәләр.
Чыгышлары белән Нугай Урдасына барып тоташалар. Бу якларга Биштау (Пятигорск) якларыннан калмыклар белән килгәннәр дип уйланыла.
Сылтамалар Проблемы сохранения национального языка в условиях современного социума на примере ногайцев-карагашей Астраханской области (статья на сайте «TURKOLOG — Тюркологические публикации») России»: ногайцы-карагаши (транскрипт передачи Радио России) Кто такие карагаши? (тема на Татарском форуме) Искәрмәләр
Төркем:Нугайлар Төркем:Төрки халыклар Төркем:Россия халыклары Төркем:Татарлар