Урал расасы — монголоид һәм европеоид расалар арасындагы расаУральская раса // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. Чәчләре кара яки коңгырт, туры яки дулкынланып тора, тән тиресендәге өченчел төклелек уртача, тире пигментациясе — уртача, күзләре башлыча коңгырт, сирәкләп киң йөзлеләр очрый, еш кына эпикантус күзәтелә, өске күз кабагы шешенке, борынары нечкә, озынлыгы уртача, көмрерәк яки туры, гәүдәләре уртачадан түбәнрәк, брахиморфлылыкка тартым ябык. Көнбатыш Себердә таралган (хантлар, мансилар, төньяк алтайлар һәм бераз себер татарлары белән хакаслар арасында)). Агыйдел буенда — көнчыгыш башкортлар арасында очрый.

Килеп чыгышы Төрле вакытта антропологларның фикере үзгәреп торган: урал расасы — европеоид һәм монголоид расасы кушылудан барлыкка килгән дигән фикер дә, катнаш раса (метис) түгел дигән фикер дә әйтелә. Хәзерге антропологларның күбесе компромисс карарга килгән, европеоид һәм монголоид расасы геннары кушылуны да, дифференциациягә бирелмәгән дип тә очравын кире какмыйларПеревозчиков И.В. Проблема "третьей" расы // Горизонты антропологии: Труды международной научной конференции памяти академика В.П. Алексеева. — М.: Наука, 2003. — С. 97..

Самар өлкәсенең төньягындагы Маяк тавында (Сиделькино) палеолит катламында баш сөяге табылган, аңа 11,55 мең ел (калибрланган дата) дип саныйлар. Совет антропологы һәм анатомы В. В. Бунак аның төзелешендә урал расасының борынгы тамырлары күренә дип тапкан.

Раса тармаклары Урал расасы берничә антропологик типка : лапоноид, сублапоноид, субурал, урал (көнбатыш себер) типларына бүленәД. И. Ражев. Уральская раса // Уральская историческая энциклопедия. Субурал расасы башкортлар арасында да очрыйР. М. Юсупов «Башкиры: этническая история и традиционная культура»

Көнбатыш себер расасы Соңгы вакытта урал аръягы расасы вариантларында «урал расасы» дигән төшенчә урынына «көнбатыш себер расасы» дигән төшенчә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу очракта урал расасының төньяк вариантлары европеоид расага керә. Көнбатыш себер расасы ике антропологик типтан тора — урал (угыр һәм субугыр варианты) һәм об-иртеш. Урал тармагына об угырлары, об-иртеш — көньяк самоедлары һәм себер татарлары керә.

Искәрмәләр

Әдәбият Уральская раса // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. Материалы к антропологии уральской расы / И. И. Гоман и др. [ред.]. — Уфа. БНЦ УрО РАН, 1992. — 153 с. Р. М. Юсупов «Башкиры: этническая история и традиционная культура»

Сылтамалар

Уральская раса// Большая российская энциклопедия Д. И. Ржев. Уральская раса // Уральская историческая энциклопедия

Төркем:Расалар Төркем:Катнаш һәм күчеш расалары Төркем:Монголоидлар