Силия — () - Россия Федерациясенең Чиләбе өлкәсе Саткы районында урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Силия шәһәр берәмлегенең административ үзәге.
Халкы Халкы 3183 кеше (2010 елгы халык исәбе).
Географиясе Ул өлкәнең көнбатышында, район үзәге Саткы шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба 19 км ераклыкта урнашкан. Транссибның тарихи барышындагы Көньяк Урал тимер юлының тимер юл станциясе дә шул исемне йөртә.
Бу топоним Көньяк Уралның Силия сырты атамасыннан алынган дип фараз ителә. Бу сырт Башкортстанның Салават районы һәм Чиләбе өлкәсенең Саткы районы территориясендә ята Сулея (хребет). Силия тавы — сыртның төньяк өлешендә, ә Силия бистәсе һәм станциясе - аның төньяк бите янында урнашканПод именем Сулея надо иметь в виду, прежде всего, хребет.
Этимологиясе Атама буенча берничә фараз бар. П.С. Паллас тау сыртын Силиас дип язып алган. Геолог Г. Розе язмаларында - Силия сырты, икенче вариантлар — Сулия, Сулея. Бу атамаларның тамырында — тын, тымык һәм — үзән сүзләре ята.; ягъни, тын, тымык үзән Матвеев А.К. Географические названия Урала.: Топономический словарь. - Екатеринбург: ИД "Сократ", 2008, -352 с., - 27-28 биттәр. Силия Башкортстан чигеннән килеп чыгып Әйгә койган Силеяз () дигән елга атамасыннан алынган булуы да мөмкин, дип фараз итә Көньяк Уралның танылган журналисты, язучы Фонотов Михаил Саввич үзенең "Под именем Сулея надо иметь в виду, прежде всего, хребет" дип аталган мәкаләсендә: У П.С. Палласа — хребет Силиас. У геолога Г. Розе — хребет Силия. Другие варианты — Сулия, Сулея. Но первичен — Паллас, его «Силиас». Что требуется еще? Да, конечно, перевести. Перевод, с башкирского, такой: «hилейэ», «hил» — тихий, «уя, яз, уяз» — долина. Тихая долина.
Тарихы
Бистә 1889—1890 елларда Уфа-Златоуст тимер юлы салына башлау сәбәпле барлыкка килә.
Шәһәр тибындагы бистә статусы — 1950 елдан.
Билгеле шәхесләре
Арысланов Исмәгыйл Гани улы (11.04.1959), галим-инженер‑технолог, югары мәктәп укытучысы. 2001 елдан Уфа дәүләт нефть техник университетының Октябрьский филиалында кафедра мөдире. Техник фәннәр докторы (2000)Башҡорт энциклопедияһы — Арыҫланов Исмәғил Ғәни улы .
Икътисады Элеваторы булган, катнаш азык заводы бар.
Искәрмәләр
Чыганаклар Сулея// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Сылтамалар
Сулея//Большая советская энциклопедия Поселок городского типа Сулея, Челябинская область. Сайт «Командировка.ру»
Төркем:Топонимика Төркем:Чиләбе өлкәсе