Әмин – Чиләбе өлкәсенең Уй районындагы татар авылы. Әмин авыл советы үзәге, аңа башкортлар яши торган күрше Мәһәди авылы да карый. Чиләбедән 192 км, Учалыдан 76 км читтә, Уй елгасы буенда урнашкан. Тарихы Тарихи чыганаклар буенча Әмин авылын 1746 елны хәрби хезмәте өчен бүләкләнгән җирдә йомышлы татар Әмин Ибраһимов нигезли.
Аңа ияреп Сәнәр елгасы буеннан моңарчы башкортлардан җир арендалаган типтәрләр килә. 1795 елны авылда 30 типтәр йорты һәм 6 мишәр йорты булган. 1883 «Казачий поселок»та 203 йорт була, 1000 кеше яши. Мәчет, мәктәп, су һәм җил тегермәннәре эшли.Алар тәре типкәннәр?
1758 елны бу җирләрне Ырынбур казак гаскәре тартып ала. Халыкның бөр өлеше биредә кала. Икенче өлеше, казак булырга теләмичә, Давыт күле буенда шул ук исемле яңа авыл сала (хәзер Октябрь районы). Ул авылларның рәсми исемнәре – Әмин-казак һәм Әмин-татар шул вакыйгалардан соң калган.
Танылган шәхесләр Тимерша Рәхмәтуллин – Чура-батыр эпосын теркәүче. Халык Халык саны динамикасы: Гомуми демографик күрсәткечләрЧисленность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11 . Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар 895 830 408 422
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (89%), башкортлар (6%), казахлар (2%).
Мәгариф Әмин урта мәктәбендә 92 бала укый (2011 ел). Аларга 21 укытучы белем бирә. Татар телен туган тел буларак укыту мәктәп низамнамәсендә беркетелгән.
Икътисад Совет заманында «Әмин» совхозы эшләгән.
Искәрмәләр
Төркем:Чиләбе өлкәсе татар авыллары Төркем:Уй районы торак пунктлары