Рәдүт — Чиләбе өлкәсендә, Чесма районынына карый торган татар авылы. Туеткан елгасы буенда урнашкан. Варнадан Магнитогорскига кайтышлый юл өстендә, Казакъстан чигендә диярлек.
Тарихы XIX гасыр уртасында Ырынбур казаклар гаскәре бистәсе буларак барлыкка килгән. Атама этимологиясе ачыкланмаган. Бородино кырындагы Шевардино редуты исемле урында булган канлы бәрелеш хөрмәтенә кушылу фикере хакыйкатьтән ерак тора.
Халык Халык саны динамикасы: Гомуми демографик күрсәткечләрЧисленность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11 . Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар 479 409
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (70%), казахлар (23%).
Күпчелек халкы татарлар, шулай ук руслар һәм казахлар бар. 2010 елгы сан алу буенча 409 яшәүче табылса, авыл советы биргән мәгълүмат буенча 2011 ел башында 502 кеше яшәве билгеле. 2010 ел эчендә 10 бала дөньяга килгән, 8 кеше бакыйлыкка күчкән.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Социаль өлкә
Редут тугызеллык мәктәбе – Чесма районында иң яхшылардан санала. Мәктәптә татар теле кабинеты бар. Мәктәп директоры Оркыя Рахманкулованың әйтүенчә, биредә татар теле атнага бер тапкыр укытыла. Татар теленнән ике укытучылары бар, дәреслекләр җитәрлек, үзләре Казанга барып алган.Ф. Бәйрәмова. Даладагы татар курганнары 2011/12 уку елында 39 бала укыган.http://redutovoschool.ucoz.ru/index/0-6 Мәктәптә «Айгөл» ансамбле эшли.
Авылда җәйләрен мәктәптә дини укулар оештырылган. 2010 елның июлендә Рәдүттә мәчет ачылган.
Авылда «Кызыл Йолдыз» колхозын саклап калганнар.
Искәрмәләр
Төркем:Чиләбе өлкәсе татар авыллары