Донецк өлкәсе (, ) — Украинаның көнчыгышында урнашкан өлкә. Башкаласы — Донецк каласы. Өлкә 1938 елның 3 июнендә оеша.

Әлеге вакытта өлкә территориясенең өлеше, шул исәптә Донецк ДХҖ контроле астында тора, шуңа күрә өлкә администрациясе Краматорскида урнашкан.

География Чиктәшлек ЯкӨлкә яки дәүләтТөньяк-көнбатыш Харьков өлкәсеТөньяк-көнчыгыш Луганск өлкәсеКөнбатыш Днепропетровск өлкәсеКөньяк-көнбатыш Запорожье өлкәсеКөньяк-көнчыгыш Россия Федерациясе (Ростов өлкәсе)Көньяк Азак диңгезе

Халык 2012 ел мәгълүматларына караганда Донецк өлкәсендә 4,390 млн кеше яши. Милли яктан биредә яшәүче халыкның 56,9%-тын — украиннар, 38,2%-ын — руслар, 1,6%-ын греклар тәшкил итә. Халыкның 0,40%-ы, ягъни 20 меңгә якын кеше, татар халкы вәкилләре.

Административ-территориаль бүленеше сулда|320px|Районы и города Донецкой области Донецк өлкәсе 28 шәһәр округына һәм 18 районына бүленә: Районнар Александровка районы Амвросиевка районы Бахмут районы Великая Новосёлка районы Волноваха районы Володарское районы Доброполье районы Константиновка районы Красноармейск районы Красный Лиман районы Марьинка районы Новоазовск районы Перший Травень районы Славянск районы Старобешево районы Тельманово районы Шахтёрск районы Ясиноватая районы

Шәһәр округлары a — Авдийивка b — Бахмут c — Һорливка d — Дебальцеве e — Торецк f — Мырноград g — Добропилляh — Докучаевск i — Донецк j — Дружкивка k — Енакиеве l — Жданивка m — Хрестивка n — Костянтынивкаo — Краматорск p — Покровск q — Лыман r — Макийивка s — Мариуполь t — Новогродивка u — Селыдовеv — Словьянск w — Снижне x — Чистякове y — Вугледар z — Харцызк α — Шахтарск β — Ясынувата

Өлкәдә туган танылган шәхесләр Нонна Мордюкова (1925-2008), ССРБ халык артисты. Шамил Шәйдуллин (03.03.1963, Родинское), Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары. Шәүкәт Шәйдуллин (22.06.1961, Родинское), «Россия тимер юллары» ААҖ вице-президенты.

Шулай ук карагыз Донецк Халык Җөмһүрияте Искәрмәләр

*