Әтәлге (дала лачыны, ) — лачын кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош. Урман-дала һәм дала зонасында, Евразия тауларында яши. ТР территориясендә сирәк очрый торган төр. Көньяк-көнчыгыш районнарда күренә. Оялау ареалының төньяк чиге Нократ елгасының түбәнге агымдагы үзәне буйлап үтә. 5 пардан артык ояламый. Апрельдән сентябрьгә кадәр очрый. Тасвирлау

Озынлыгы 60 см га, канат җәеме 130 см га кадәр җитә. Каурый капламы сырт өлешендә соргылт көрән, корсагында көрән яки кара чуарлы җирән-ак. Оясын агачларда ясый, еш кына башка кошларның ояларын да файдалана. Кара нокталы 3–5 кызгылт-көрән йомырка сала. Ябылып яшәгәндә дә үрчи. Вак имезүчеләр, кошлар белән туклана. Кырларда вак кимерүчеләрне юк итеп файда китерә. Күп кенә халыкларда, шул исәптән татарларда да элек-электән ау кошы буларак файдаланылган.

Татарстан кызыл китабына кертелгән.

Таралуы Себернең көнчыгышындагы тауларда, Байкал алдында 55нче параллельгә кадәр, Байкал арты, бөтен Казакъстан территориясе буйлап, Урта Азиядә таралган Гаврилов Э. И. и др. Птицы Казахстана. — Алматы, 2005.Гаврилов Э. И. Фауна и распространение птиц Казахстана. — Алматы, 1999.. Берничә йөз кош Урта һәм Көнчыгыш Европада (Венгрия, Румыния, Балкан илләре) яши. Төркмәнстанда юкка чыккан кош.

Октябрь башында күчешләре күзәтелә. Монголия чигендә, Селенга даласында зур тупламнар барлыкка китерәләр.

Казакъстанда бөтен ил буйлап очрый, Алтай һәм Тянь-Шань тау алларында кышлый.

Бөтен җирдә дә сирәк кош. 1990 елдан Галичья Гора тыюлыгында әтәлгеләр үрчетү өчен питомник оештырылган.

Этимология Рус телендәге балобан (балабанъ) сүзе А. Г. ПреображенскийПреображенский А. Г. Этимологический словарь русского языка в 3 томах — М.: Изд-во иностр. и нац. словарей, 1959 сүзлегендә "зур карчыга" дигән мәгънәле себер диалекты сүзе буларак искә алына. "Советлар Союзы кошлары" җыентыгы авторлары бу атама XVIII гасырга кадәр билгеле булган диа саныйлар, һәм бу атама фарсы телләреннән килеп чыккан дип фаразлыйлар. Иран лачын белгечләре бу күчмә кошларны balaban, ә утырма популяцияне sharg (шарг) дип атый. Шарг сүзе һинд телендәге «cherrug» атамасына охшаш, ә аннан латин исеме килеп чыкканДементьев Г. П. Отряд хищные птицы // Птицы Советского Союза. М.: Сов. наука 1951. Т. 1.. Бу кошларның рус телендәге атамасы төрки телләрдән алынуы ихтимал, анда охшаш мәгънә һәм семантикалы берничә сүз очрый: "зур" мәгънәсендә balaban, «көчле, батыр» мәгънәсендә balbanЮдахин К. К. Киргизско-русский словарь в двух томах. М., 1965.И. Г. Лебедев, В. М. Константинов. Значение и этимология некоторых русских названий хищных птиц и сов фауны России. III конференция по хищным птицам Восточной Европы и Северной Азии: Материалы конференции 15—18 сентября 1998 г. Ставрополь: СГУ, 1999. Часть 2. C. 80—96. Балапан ногай теленән "чеби" дип тәрҗемә ителә, лачынның томшык алды чебиләрнекедәй сары.

Туклану Туклану нигезе - вак имезүчеләр - чыелдыклар, йомраннар, көньяк өлкәләрдә эре кәлтәләр. Җирдә һәм һавада кошлар: көртлекләр, күгәрченнәр, эре чыпчыксыманнарны тота..

Үрчү Оялау урыннарында апрельдә пәйда булалар. Кыяларда, дала калкулыкларында башка кошларның (карга, козгын, карчыга) иске ояларында урнашалар. Иске ояларны коры ботаклар белән төзәтәләр, хайван мамыгы, кипкән йомран тиреләре салалар. Ана кош 3-5 кызыл-көрән йомырка сала һәм алар өстендә бер ай утыра. Бу вакытта аны ата кош ашата.

Кошчыкларга вак кошлар, йомраннар, чыелдыклар, басу тычканнары ашаталар. Бер ярым айдан алар очарга өйрәнә. Галерея

Шулай ук кара Балабан

Чыганаклар ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты Татар энциклопедиясе. — Казан, 2008.

Төркем:Кошлар Төркем:Лачыннар Төркем:Әлифба буенча хайваннар