Җидееллык сугыш (1756—1763) — XVIII гасырның эре хәрби конфликты, Яңа заманның иң зур каршылыкларның берсе. Җидееллык сугыш Аурупада да, океан артында да бара: Төньяк Америкада, Кариб бассейны илләрендә, Һиндстанда һәм Филипинда бәрелешләр була. Сугышта Аурупаның ул чордагы бөтен бөек державалары, андагы урта зурлыктагы һәм вак дәүләтләрнең күпчелек өлеше һәм хәтта кайбер индеец кабиләләре дә катнаша. Винстон Чөрчилл бу сугыш хакында «беренче бөтендөнья сугышы» дип тә әйтә. Конфликтны колониаль сугыш дип атыйлар, чөнки монда Бөекбритания, Франция һәм Испаниянең колониаль мәнфәгатьләре бәрелешә. Җидееллык сугыш, бик күп редутлар һәм тиз ясала торган ныгытмалар кулланылганга, беренче окоп сугышы да булып тора. Бу бәрелеш артиллерияле сугыш дип тә санала: 1756 елда 1000 штыкка 2 пушка туры килсә, 1759 елда — 1000 штыкка 3-4 пушка һәм 1761 елда 5әр-6ар пушка туры килә.
Аурупада төп каршылык Австрия һәм Пруссия арасында Австрия Силезия сугышларында югалткан Силезия җирләре аркасында бара. Шуңа күрә Җидееллык сугышны өченче Силезия сугышы дип тә атыйлар. Беренче (1740—1742) һәм икенче (1744—1748) Силезия сугышлары Австрия мирасы өчен сугышның аерым өлешләре булып тора. Швед һисториографиясендә Җидееллык сугыш Померания сугышы дип, Канадада — «Яулап алу сугышы»() һәм Һиндстанда «Өченче Карнат сугышы» () дип атала. Сугышның Төньяк Америкада барган өлешен франк-һинди сугышы дип йөртәләр.
«Җиде еллык» билгеләмәсен сугышка XVIII гасырның 80 нче елларында бирәләр, аңарчы «яңарак булган сугыш» дип сөйләгәннәр.
Искәрмәләр
Әдәбият Сылтамалар
Төркем:Британ-француз мөнәсәбәтләре Төркем:Алмания тарихы Төркем:Пруссия *