Истилах яки Те́рмин ( — чик) — фән, техника, технология, сәнгать яки кешеләрнең башка эшчәнлек тармакларының берсендә очраган төшенчәне билгеләгән сүз, сүзтезмә яки башка символлар берлеге.:en:DefinitionЛопатин В. В., Лопатина Л. Е."Русский толковый словарь : около 35 000 слов". 4-е изд, Библиотека словарей русского языка. Москва, изд-во Русский язык, 1997 г. 832 с. isbn=5-200-02420-X. тираж=15 000

Термин ролен уйнаучы сүзләр һәм сүзтезмәләрнең мәгънәләре кулланылыш контекстына карап шул ук сүзләрнең башка контекстта яки көндәлек тормышында ташыган мәгънәләреннән аерыла.:en:Terminology

Кулланылыш Мәсъәлән, 21 гасырда яшәүче Владимир Ленин исемле ир кеше билгеле революционер Владимир Ленин белән бер сүз тамгасы исем ташыса да (термин белән билгеләнсә дә), аерым бер шәхес була һәм аларны бутамау хәерле.

Югары уку йортында белем алучы һәм белем икътисадының мәгълүмат тармагында эш итүчеакыл хезмәте ияләре терминологияне дөрес кулланмыйча уңышка ирешә алмыйлар. Кулланылыш уңайлылыгы өчен озын сүзтезмә белән билгеләнгән терминнар еш аббревиация юлы белән кыскартыла ала.

Белемнең бер өлкәсендә башка төшенчәләрне билгеләү өчен кулланылган минималь терминнар җыелмасына төп терминология диелә.:en:Glossary

Татар телендә кулланылыш тарихы Татар әдәбиятында терминнар элек-электән кулланылып килгән. Ләкин, термин урынына гарәпчә “истилах” дигән сүз йөргән. Аның төп мәгънәсе – килешү, сөйләшү, солых төзү. Егерменче елларда “истилах” искереп төшеп кала, аның урынына “атама” сүзе кулланыла башлый. Утызынчы елларда термин сүзе кулланылышка керә. Сәләхова Филия Фәрәхетдин кызы: Татар телендә әдәбият терминнары

Шулай ук карагыз

Силлогистика Билгеләмә Сүзлек Терминология Энциклопедия Википедия:Проект:Терминнар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сложеникина Ю. В. "Термин: живой как жизнь (почему термин может и должен иметь варианты)"/Электронный журнал «Знание. Понимание. Умение», 2010, №5.

Төркем:Мантыйк Төркем:Лексикология Төркем:Фәлсәфә Төркем:Төшенчәләр