(, ) — Чаллыда эшләүче профессиональ театр коллективы.

Тарихи белешмә 1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы тарихында беренче мәртәбә шәһәрдә оешкан һөнәри труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектаклен уйный. Бу көн Чаллы татар дәүләт драма театрының туган көне дип исәпләнә.

Рәсми документларга мөрәҗәгать итсәк, башта театр «Яшь тамашачылар театры» дип атала. Бу турыда Татарстан АССР Министлар Советының 1990 елның декабрендә чыккан №467 карары һәм ТАССР Мәдәният министрлыгының 1991 елның 10 гыйнварында дөнья күргән №8 фәрманы сөйли.

1995 елның 24 февралендә Чаллы шәһәре хакименең №395/4 карары нигезендә театрның исеме «Яр Чаллы татар драма театры» дип үзгәртелә һәм ул коммуналь учреждение буларак теркәлә. 1999 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының №573 карары нигезендә театр ТР Мәдәният министрлыгы карамагына тапшырыла.

Театрның беренче режиссеры, оештыручысы – Фаил Ибраһимов, беренче директоры – Гыйлемхан Мөбәрәкшин. Башлап җибәргәндә труппада дүрт артист була: Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Иванова һәм Рафил Сәгъдуллин. Шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә бер бүлмәгә җыелып пьесалар укыйлар, Валерий Шашинның өч кешелек «Ут төртүче» дигән пьесасы буенча спектакль әзерли башлыйлар. Кайда буш почмак табалар, шунда репетицияләр ясыйлар — концертлар залының фойесында, коридорда, мәдәният идарәсендәге бүлмәдә. Ул арада оешып килүче труппага Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар, Булат Сәлахов, Рифкать Хәмидуллин, Камил Шәрифуллиннар килеп кушыла. Бераздан Чаллының Үзәк урамдагы мәдәният йортына күчәләр.

2020 елның августында күренекле татар язучы-драматургы Аяз Гыйләҗев (1928—2002) исеме бирелгәнРузилә Мөхәммәтова. Чаллы театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк. Татар-информ, 14.08.2020.

Репертуар 2012 елның 1 октябренә театрның репертуарында төрле жанрлардагы – драма, мелодрама, мюзикл, әкият, комедия – барысы 83 спектакль исәпләнә иде. Театрның бүгенге афишасында 32 спектакль исеме бар. Коллективта 30 артист һәм җитештерү-техник эшчәнлекне тәэмин итеп торучы 60 хезмәткәр бар.

Бина

1990 елда ачылган театрга Хәсән Туфан урамындагы КПССның Чаллы шәһәр комитеты бинасы бирелә. Театр анда 2020 елга кадәр эшли.

2020 елның 9 сентябрендә театр яңа бинага — ЗЯБ бистәсенең Марат Бибишев исемендәге паркы эчендә урнашкан, ремонтланган, янкормалар өстәлгән элекке «Төзүче» мәдәният йорты - «Колизей» кинотеатры бинасына күченә Президент РТ открыл обновленный татарский драмтеатр Челнов. «БИЗНЕС Online», 09.09.2020 Челнинский татарский драмтеатр переехал в новое здание. Управление информационной политики и по связям с общественностью г. Наб. Челны.. 300 кешегә исәпләнгән театрда ике зал – төп һәм репетиция залы бар. Төзелешнең гомуми бәясе - 1 млрд. 149 млн. сум. Подрядчы булып Илнар Гайсинның «Евростиль» компаниясе тора У будущего татдрамтеатра появился пристрой под молодежный центр (фото). chelny-biz.ru, 06.05.2020

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2014 — «Тантана» премиясе лауреаты. 2025 ― Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреаты ― «Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган иң яхшы спектакль» номинациясендә ― «Сөяркә» спектакле (режиссёр Фирдүс Сафин) өченРузилә Мөхәммәтова. «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреатлары билгеле. Татар-информ, 19.10.2025

Шәхесләр Баш режиссёр / Сәнгать җитәкчеләре

1990-1996 — Фаил Ибраһимов 1996-2002 — ??? 2002-2020 — Фаил Ибраһимов 2020- — Олег КинҗәгуловРузилә Мөхәммәтова. Чаллы татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның беренче интервьюсы. Татар-информ, 14.09.2020.

Баш рәссам 1990-???? — ??? ????-???? — ??? 2020- — Ләйсән Хөсәенова

Музыка бүлеге мөдире 1990-???? — ??? ????-???? — ??? 2020- — Эмиль Әмиров

Башкаручы директор 1990-???? — Гыйлемхан Мөбәрәкшин ????-???? — ??? 2020-???? — Айдар Сәфәргалин Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры билгеләнде. Татар-информ, 06.07.2020 Экс-чиновника из Менделеевска все-таки назначили в татарский драмтеатр. chelny-biz.ru, 7.07.2020. ????- — Рәсим Хафизовhttps://chelnyteatr.tatar/tt/entertainers/hafizov-rәsim-rәhimҗan-uly/

Труппа

Бүген труппаның нигезен үз эшләренең осталары, һөнәрмәнд танылган артистлар тәшкил итә. Алар арасында өч Татарстанның халык артисты, алты Татарстанның атказанган артисты, бер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ике Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре бар. Аларга белән иңгә-иң куеп, бар булганнарын иҗатка биреп яшьләр дә эшли. Труппада М. Җәлил исемендәге премиянең ике лауреаты — Фаил Ибраһимов (2007), Чулпан Садыйкова (2007), Д. Сираҗиев исемендәге премиянең өч лауреаты — Энҗе Шиһапова (2012), Инсаф Фәхретдинов (2013), Рәфикъ Каюмов (2017) исәпләнә.

Театр коллективы шәһәр күләмендә уздырыла торган барлык чараларда – Сабантуйда, «Акварель» чәчәкләр фестивалендә, «Каз өмәсе», «Нәүрүз», Җиңү көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм башка бәйрәмнәрдә – актив катнаша. Шулай ук Чаллы татар дәүләт драма театрының Тинчурин фестивалендә, төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара фестивалендә катнашуы матур традициягә әверелеп китте.

Чаллы шәһәр хакиме В.Г. Шәйхразиев җитәкчелегендә ел саен бер хәйрия спектакле уйналып театрга яңа спектакль чыгарырга матди ярдәм күрсәтелә. Шәһәр хакиме чакыруы буенча предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр ул көнне билетны 1000 сумнан сатып алалар. Шул рәвешле җыелган хәйрия акчаларына Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак» (Г.Тукай премиясе номинанты), Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» (2010 елның иң яхшы спектакле) драмалары һәм башка спектакльләр куелды.

Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты бүләкләр Викиҗыентыктагы төркем Әнәс Фәйрушин 1943-06-15 Яңа Җанҗегет Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре 1990 2020 Фаил Ибраһимов 1950-11-29 Чалманарат Минзәлә педагогика көллиятеКазан дәүләт мәдәният институтыРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС "Фидакарь хезмәт өчен" медалеМуса Җәлил премиясеТатарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Fail Ibragimov 1990 2023 Инсаф Фәхретдинов 1951-04-27 Губаха Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты Татарстан Республикасының халык артистыРоссия Федерациясенең атказанган артистыТАССР атказанган артисты«Тантана» премиясеДамир Сираҗиев премиясе Insaf Fahretdinov 1990 2023 Булат Сәлахов 1952-03-21 Алан Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасының халык артистыТатарстан Республикасының атказанган артисты«Тантана» премиясеДамир Сираҗиев премиясеТуфан Миңнуллин премиясе Bulat Salyakhov 1990 2023 Гөлүсә Гайнетдинова 1952-06-03 Габдрахман Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасының атказанган артистыТатарстан Республикасының халык артисты 1990 No/unknown value Символ Гайнетдинов 1955-03-26 Яңа Кабан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасының атказанган артисты 1991 Рәфикъ Каюмов 1961-08-02 Кара Чишмә Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасының атказанган артистыДамир Сираҗиев премиясеТатарстан Республикасының халык артисты«Тантана» премиясе 1990 Рафил Сәгъдуллин 1964-01-18 Ташчишмә Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе Татарстан Республикасының атказанган артисты«Тантана» премиясеДамир Сираҗиев премиясе Rafil Sagdullin 1990 Рушания Таһирова 1966-07-16 Әдәмсә Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасының атказанган артисты«Тантана» премиясе Айгөл Әхмәтгалиева 1973-11-27 Иске Сәфәр Казан (Идел буе) федераль университеты Саҗидә Сөләйманова премиясеИлдар Юзеев исемендәге премияТатарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесеТуфан Миңнуллин премиясе Aigul Ahmetgalieva Ләйсән Нургалиева 1980-04-24 Чаллы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеМәскәү дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Мөсәвиров 1987-08-12 Октябрьский Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты

Искәрмәләр

Чыганаклар Театр тарихы

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:1990 елда нигезләнгән театрлар Төркем:Татар театрлары Төркем:Чаллы театрлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Яр Чаллы татар дәүләт драма театры Төркем:Аяз Гыйләҗев хөрмәтенә аталган объектлар