Новосибирск өлкәсе () — Россия Федерациясенең субъекты.

Өлкә үзәге – Новосибирск шәһәре.

Җәгърафия Чиктәшлек ЯкРоссия субъекты яки дәүләтТөньяк Тум өлкәсеКөнбатыш Омск өлкәсеКөньяк-көнбатыш КазакъстанКөньяк Алтай краеКөнчыгыш Кемерово өлкәсе

Новосибирск өлкәсе Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк-көнбатышында өлешендә, башлыча Об һәм Иртеш елгалар арасында урнаша, Васүган тигезлегенең көньягын һәм Бараба түбәнлеген биләп тора.

Гидрография Төп елгалар — Об, Омь һәм Тара. Өлкәнең үзәгендә һәм көньяк-көнбатышында эре күлләр урнашалар: Чаны, Сартлан, Убинское, Урүм. Сазлыклар өлкә мәйданының 28% өлешен биләп торалар.

Климат Кискен континенталь климаты; июльнең урта температурасы — +18...+20 °С, гыйнварның урта температурасы — -16...-20 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 450-500 мм.

Сәгать поясы left|100px Навасебeр өлкәсе халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.

Тарих Асаба халыклар — бараба татарлары һәм чатлар. yрыcлар XVII гасыр ахырында төпләнергә башлыйлар.

XVIII гасыр башында Бердск острогы нигезләнә, 1722 елда Себер саклану сызыгы (Усть-Тартас, Каинск, Убинское ныгытмалары) корыла.

1921 елга кадәр Новосибирск өлкәсе территориясе Тум губернасы, 1921—1925 елларда — Новониколаевск губернасы, 1925—1930 елларда — Себер крае, 1930—1937 елларда — Көнбатыш Себер крае кергән. 1937 елда ССРБ ҮБК карары белән Көнбатыш Себер крае Алтай краена һәм Новосибирск өлкәсенә бүленә.

1943 елда өлкә cаcтафыннан Кемерово өлкәсе, ә 1944 елда — Тум өлкәсе чыгарыла.

Халык Торак пунктлар Новосибирск өлкәсенең эре торак пунктлары

border|115pxНовосибирскborder|115pxИскитим № Шәһәр Халык саны № Шәһәр Халык саны border|115pxКуйбышевborder|115pxБараба 1 Новосибирск 1 473 737 11 Черепаново 19 803 2 Бердск 97 288 12 Краснообск 18 448 3 Искитим 60 072 13 Болотное 16 570 4 Куйбышев 45 298 14 Коченөво 16 374 5 Бараба 30 394 15 Созын 15 364 6 Карасук 28 586 16 Купино 14 893 7 Обь 25 383 17 Масләнино 13 102 8 Татарск 24 217 18 Кольцово 12 319 9 Тогучин 21 900 19 Криводановка 11 984 10 Линөво 20 707 20 Колывань 11 842 2010 елның җанисәбе буенча <noinclude>

Милли cаcтаф Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=4 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_70.php?reg=9 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_79.php?reg=9 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=9 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_02.php?reg=75 2010 % % % % % % руслар 2 056 945 89,5% 2 286 554 91,3% 2 407 183 91,9% 2 556 934 92,0% 2 504 147 93,0% 2 365 845 88,7% алманнар 78 769 3,4% 67 931 2,7% 64 895 2,5% 61 479 2,2% 47 275 1,8% 30 924 1,2% татарлар 24 925 1,1% 28 823 1,2% 28 547 1,1% 29 428 1,1% 27 874 1,0% 24 158 0,9% украиннар 62 261 2,7% 47 583 1,9% 46 997 1,8% 51 027 1,8% 33 793 1,3% 22 098 0,8% башкалар 124 990 3,3% 143 694 2,9% 137 338 2,7% 52 485 2,9% 48 421 2,9% 222 828 8,4% барлык 2 298 481 100,0% 2 505 249 100,0% 2 620 130 100,0% 2 778 724 100,0% 2 692 251 100,0% 2 665 853 100,0% Новосибирск өлкәсе татарлары Моны да карагыз: Бараба татарлары

Татарлар күпләп Чан (халкының 11,1% өлеше, 2002), Куйбышев (7,1%), Кыштау (6,9%), Бараба (4,7%), һәм Уба (4,5%) районнарында торалар.

Адимнистратив бүленеше thumb|400px|right|Новосибирск өлкәсе районнары Районнар {| |- style="vertical-align: top;" | Кыштау районы Северное районы Усть-Тарка районы Венгерово районы Куйбышев районы Татарск районы Чан районы Бараба районы Чистоозёрное районы Купино районы | <ol start=11> Здвинск районы Баган районы Карасук районы Уба районы Каргат районы Довольное районы Краснозёрское районы Кочки районы Чулым районы Колыван районы | <ol start=21> Коченёво районы Урда районы Созын районы Искитим районы Черепаново районы Маслянино районы Тогучин районы Болотное районы Мошково районы Новосибирск районы

Шәһәр бүлᴦeләре {| |- style="vertical-align: top;" | <ol start=31> Новосибирск Бердск Искитим Кольцово Обь

Икътисад 170px|thumb|right|Бараба тимер юлы вокзалы Сәнәгать җɵᴍһүриятның сәнәгате күбесенчә Новосибирск агломерациясендә урнаша (монда өлкә сәнәгый продукциясенең якынча 82% өлеше җитештерелгән).http://www.socpol.ru/atlas/portraits/novsib.shtml

Өлкә икътсадында бөртек җитештерүгә һәм ит-сөт терлекчегенә махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы зур ролен уйный.

Транспорт

Авиация транспорты: «Толмачөво» халыкара аэропорты

Тимер юл транспорты: Транссебер магистрале; тимер юлларның гомуми озынлыгы — 1530 км (Көнбатыш Себер тимер юлы белән хезмәтләндерелә).

aфтамабᴎᴫ транспорты: Өлкә территориясе аша М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел — Омск — Новосибирск), М53 (Новосибирск — Бийск — Монголия белән чиге), М53 (Новосибирск — (Тум —) Кемерово — Красноярск — Өpкет), Р380 (Новосибирск — Камень-на-Оби — Барнавыл), Р384 (Новосибирск — Ленинск-Кузнецкий — Кемерово), автоюллар баралар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

*