85 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы — 2013 елда кинематограф өлкәсендәге иң абруйлы церемония. 2013 елның 24 февралендә Лос-Анджелеста үтте. Номинантлар 10 гыйнвар көнне игълан ителдеОскар бүләгенә намзәтләр игълан ителде. Тантананы Сет Макфарлейн алып барды.

Юбилей тантана уйлап чыгарылган кино персонажы — Джеймс Бондка 50 ел тулу белән бәйле булды, аңа багышланган махсус номерлар, җырлар башкарылды. Танылган җырчы Адель үзенең Skyfall җырын башкарды (ул соңгы Бонд турындагы фильм өчен язылган). Әлеге җыр өчен ул «иң яхшы җыр номинациясендә» Оскар премиясен дә алды.

«Иң яхшы фильм» номинациясендә җиңүгә «Арго» фильмы иреште. Төп җиңүчене АКШ президенты хатыны Мишель Обама игълан итте. Иң яхшы ир-ат роле өчен бүләкне Дэниел Дэй-Льюис, иң яхшы хатын-кыз роле өчен — Дженнифер Лоуренс алды.

Быел «Иң яхшы грим» номинациясе исеме «Иң яхшы грим һәм чәчтараш» исеменә үзгәртелде.

Вакыйгалар Номинацияләр буенча сайлау 2013 елның 3 гыйнварында тәмамланды. 10 гыйнвар көнне номинантларны игълан итү чарасы узды.

Оскарны җиңүчесен сайлау буенча тавыш бирү 17 февраль көнне тәмамланачак. 24 февраль көнне премияне тапшыру тантанасы уза.

Номинантлар һәм җиңүчеләр Гомуми номинацияләр саны 12: «Линкольн» 11: «Пи гомере» 8: «Читкә кагылганнар», «Өмет чаткылары» 7: «Арго» 5: «Мәхәббәт» / «Ирекле Джанго» / «007: урнашу урыны «Скайфолл»» / «Җиде төн уртасы» 4: «Анна Каренина» / «Кыргый Көньяк хайваннары» 3: «Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт» / «Остаз» 2: «Экипаж» / «Белоснежка һәм аучы»

Иң яхшы фильм Номинация Намзәтләр<center>Иң яхшы фильм |style="background:#EEDD82"|• Арго / Argo' (продюсерлар:'' Грант Һеслов, Бен Аффлек, Джордж Клуни)• Ирекле Джанго / Django Unchained• Пи тормышы / Life of Pi• Линкольн / Lincoln• Кыргый Көньяк хайваннары / Beasts of the Southern Wild• Мәхәббәт / Amour• Өмет чаткылары җыентыгы / Silver Linings Playbook• Читкә кагылганнар / Les Misérables• Җиде төн уртасы / Zero Dark Thirty

Иң яхшы режиссер Лауреат Намзәтләр Иң яхшы актер Лауреат Намзәтләр Иң яхшы актриса Лауреат Намзәтләр Иң яхшы икенче пландагы ир-ат роле Лауреат Намзәтләр Иң яхшы икенче пландагы хатын-кыз роле Лауреат Намзәтләр

Искәрмәләр

Сылтамалар Киносәнгать академиясе рәсми сайты Оскар бүләгенә намзәтләр игълан ителде

2013 Төркем:2013 ел кинематографта Төркем:Исемлекләр:Мәдәният