Халыкара космос елы (БМО).
Вакыйгалар 6 гыйнвар — Таулы Карабах Республикасы бәйсезлеген игълан итә. 17 март — Референдум нәтиҗәсендә КАҖ халкы яңа конституцияне кабул итте. 17 март – Казан тимер юл вокзалы бинасы янып чыга. 21 март — Татарстан суверенлыгы турында референдум. Тавыш бирүчеләрнең -ты суверенитетны хупладылар.Азатлык радиосында түгәрәк өстәл сөйләшүе 31 март — Татарстан Чичәнстан белән берлектә Федератив килешүне имзаламады. 27 апрель — Саха Республикасы (Якутия) — Россия Федерациясендәге суверен җөмһүрият — төзелде һәм аның конституциясе кабул ителде. 27 апрель — Югославиянең таралганнан соң Сербия һәм Черногория яңа Федератив Югославия Республикасын төзеделәр. 5 май — Кырым парламенты Кырым бәйсезлеген игълан итте һәм бу статусны раслау өчен референдумны билгеләде. 6 май — Кырым конституциясе конституциясе кабул ителә. 13 май — Украина Югары Радасы Кырым бәйсезлеге турындагы декларацияне кире какты. 23 май — Лиссабон протоколы. 11 июнь — Татарстанда Корбан бәйрәме беренче тапкыр ял көне була. 8 июль — Татарстан телләре турындагы канун кабул ителә. 23 июль — Абхазия Югары Шурасы Грузиядән бәйсезлекне игълан итә. 6 ноябрь — Татарстан Конституциясен кабул итү.
Туулар
6 март — Илмира Нәгыймова, татар җырчысы. 8 март — Сиринә Мифтахова, драма актрисасы, "Әдәби көрәш" җиңүчесе. 22 март — Фәннүр Мөхәммәтҗанов, драма актеры, Камал театры артисты (2012 елдан). «Тантана» премиясе (2019), «TATAR сүзе» бәйгесе (2021) лауреатлары. 22 июль — Селена Гомес, Америка актрисасы, җырчы һәм җыр композиторы. 29 июль — Ильяс Камал музыкант, композитор, ТР һәм РФның композиторлар берлеге әгъзасы. 20 август — Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан). 23 август — Гүзәлия Гафурова, нан карате буенча Азиада чемпионы (2014). 20 сентябрь — Сәфүрә Әлизадә, Азәрбайҗан җырчысы. 27 ноябрь — Рушан Миңнегулов, ике тапкыр Паралимпия чемпионы. 10 декабрь — Алсинә Закирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2013 елдан).
Вафатлар
Альберт Фәтхи, борынгы татар әдәбияты белгече. 12 февраль — Хатыйп Госман, әдәбият галиме, фән докторы 23 февраль — Зәйтүнә Бикбулатова, башкорт артисткасы. 29 февраль — Шәмши Калдаяков, казакъ композиторы. 23 март — Лек Вәлиев, театр режиссеры, Салават Юлаев премиясе лауреаты. 6 апрель — Айзек Азимов, Америка язучысы-фантаст. 4 май — Сәет Кальметов, татар драматургы. 17 май — Җәннәт Җәбгу-Скибневска, Польша хәрбие. 15 июнь — Лев Гумилев, рус этнолог, тарихчы. 24 август — Гали Халит, татар әдәби тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме. 12 сентябрь — Нәкый Исәнбәт, татар язучысы, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 5 октябрь — Әдилә Айда, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты. 11 октябрь — Васил Маликов, рәссам, сынчы. 27 ноябрь — Мөхәммәт Булатов, тарихчы. 7 декабрь — Госман Хәбибуллин, Казандагы Г. Тукай музееның беренче директоры.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Мөдәррис Әгъләмов, татар шагыйре.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Жорж Шарпак. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Рудольф Маркус. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эдмонд Фишер, Эдвин Кребс. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Дерек Уолкотт. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Гэри Беккер. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Ригоберта Менчу.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
* Төркем:Еллар