А́вгуст (tat.lat. Avgust (Uraq) ) (аугыс,http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2015/Этимологический%20словарь-1%20том.pdf шулай ук Урак, Урак ае, иске төрки тәкъвимдә Сөнбелә Ай исемнәре)— Милади тәкъвиме буенча елның сигезенче ае. Искерим тәкъвимендә алтынчы ай. Үз исемен рим императоры Октавиан Август хөрмәтенә алды. Август безнең климат зонасында җәйге кызу айларның берсе булып исәпләнә. Халык календарендә аны, июль шикелле үк, «челлә ае» дип тә атыйлар. Телебездәге «уттай кызу урак өсте» дигән гыйбарәдә дә эшнең кызулыгы гына түгел, бәлки кояшның нык кыздыруы да күздә тотыла. Августны тагын «казларның сусыз ае» дип сыйфатлау да очрый. Монда кызулыктан елга-күлләрнең, буаларның кибеп-саегып калуына ишарә барлыгын аңлау читен түгел. Әмма җәй күп кенә яклары белән үз көчендә калса да, август инде якынлашып килүче көзнең кайбер галәмәтләрен дә сиздерә башлый.

Инкыйлабка кадәр татар иске дәверлеге буенча Урак ае (21.7-21.8, Ындыр ае (21.8-21.9) дип йөртелә.http://www.azatliq.org/content/feature/24454699.html

1.8 — 21.8 дәвере — Агам Урак 21.8 — 31.8 дәвере — Энем Ындыр дип йөртелә

Айның өченче якшәмбесе: Аргентина — балалар көне (). :en:Public holidays in Argentina#Other observances Айның беренче дүшәмбесе: — Карнавал көне (). Kadooment Day in Barbados Grand Kadooment Day in Barbados — Ватандаш җәмгыяте көне (, ). — Яшьләр көне (). Youth Day 2014 Kiribati Public Holidays — Хезмәт көне (). Samoa Labour Day is celebrated on the first Monday of August every year in the American Samoa.

Айның беренче якшәмбесе: — Милли һава хәрби көчләре көне (). День Воздушных сил Вооруженных сил Украины Айның беренче дүшәмбесе: — Милли балалар көне (, тувалуча Aso Tamaliki). Айның беренче җомгасы: Халыкара сыра көне (, , ). Айның икенче якшәмбесе: — Балалар көне (). Día del Niño en Chile 2015 Айның өченче якшәмбесе: — Һава флоты көне ().

Татар дөньясы 30 август — Татарстан суверенитеты көне.

Сынамышлар Август аенда аяз булса, көз пычрак килер. Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш уңар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге / Төз. Н.В. Максимов. — Казан: Мәгариф, 2002. — 223 б. ISBN 5-7761-1255-9

Сылтамалар Татар дәверлеге кайчан югалды?

Төркем:Август