Вакыйгалар 3 гыйнвар — Милләт Мәҗлесенең гомуми утырышында Галимҗан Шәрәф җитәкчелегендә эшләнгән Идел-Урал штаты проекты карала. Аны төзү буенча гамәли эш махсус комиссиягә йөкләнә. 8 гыйнвар (яңа стиль буенча 21 гыйнвар) — Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең икенче корылтае үз эшен башлый. 8 гыйнвар — Казанда, II Бөтенроссия мөселман корылтаенда Идел-Урал республикасы проекты хуплана. Аны игълан итү 1 мартка билгеләнә (Резолюция тормышка ашмый кала). 9 гыйнвар — Уфаның «Тормыш» гәзитендә 6 милләтне берләштергән Идел-Урал штатын төзү турындагы Милләт мәҗлесе фәрманы дөнья күрә. 17 гыйнвар — Үзәк мөселман хәрби коллегиясе төзелә. 30 гыйнвар — Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Үзәк мөселман комиссариаты оештырыла. 1 февраль — Совет дәүләте григориан тәкъвименә күчә: 31 гыйнвардан соң 14 февраль җитә. 1 март — Ырынбурда «Кызыл таң» гәзите чыга башлый. 22 март — Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты Декреты буенча Казан һәм Уфа губерналары җирлегендә Татар-Башкорт Совет Республикасы игълан ителә. 21 апрель — Совет хөкүмәте Милләт Мәҗлесенең (Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының милли парламенты) эшчәнлеген тыя. 29 апрель — “контрреволюцион фикерләр тарату” сылтавы белән «Тормыш» гәзитенең эшчәнлеге туктатыла. 25 май — Чехословак корпусы фетнәсе башлана. 11 июнь — Кояш газетасы чыгудан туктый. 17 июль — Екатеринбурда соңгы Русия императоры Николай II һәм аның гаиләсе атып үтерелә. 6 август — Чехословак корпусы һәм Комуч гаскәрләре Казанны ала. 10 сентябрь — Комуч халык гаскәре Казаннан китә, Кызыл гаскәрләр керә. 5 октябрь — Киевта Кырымның Украина составына керү сөйләшүләре башлана. 17 октябрь — Маҗарстан Австриядән бәйсезлеген игълан итә. 28 октябрь — Чехословакия төзелү көне. 11 ноябрь — Компьень вакытлы солыхы имзалана, Беренче дөнья сугышы тәмамланган. 18 ноябрь — Латвия бәйсезлеген игълан итә. 24 декабрь — Совет Русиясе хөкүмәте (БҮБК), Брест-Литовск солыхын гамәлдән чыгара һәм Украинаның бәйсезлеген башка танымый.
Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1918 елда туганнар 5 февраль — Наҗар Нәҗми, Башкортостанның татар шагыйре. 1 апрель — Мөнир Мазунов, татар шагыйре. 20 апрель — Сәет Кальметов, татар драматургы. 1 май — Бәшир Рәмиев, совет уйлап табучысы, беренче ССРБ санакларын («Стрела», «Урал-1») төзүче. 15 июнь — Бәдретдин Төхфәтуллов, Дан орденының тулы кавалеры. 18 июнь — Разия Тимерханова, җырчы, ТАССР атказанган артисты. 12 июль — Павел Саначин, РСФСР атказанган архитекторы. 16 июль — Бәян Гыйззәт, татар галиме. 9 сентябрь — Борис Заходер, рус шагыйре, тәрҗемәче. 11 сентябрь — Хашим Мостаев, күренекле татар хореографы, балет биючесе. 14 ноябрь — Фуат Вәлиев, тарихчы. 2 декабрь — Хәй Вахит, драматург. 11 декабрь — Александр Солженицын, рус язучысы, Нобель бүләге лауреаты. 30 декабрь — Хәдичә Җәлил, М. Җәлилнең сеңлесе, мемуарист. 31 декабрь — Җәүдәт Айдаров, музыкант, дирижер. Әхтәм Әминев, татар язучысы, шагыйрь. Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1918 елда вафатлар 1 апрель — Гафур Коләхмәтов, татар драматургы. 11 апрель — Отто Вагнер (Otto Koloman Wagner), Австрия архитекторы. 20 апрель — Фердинанд Браун, алман физигы, телеграфны уйлап табучыларның берсе. 12 май — Вилһелм Радлов, тюрколог, этнограф, мәгърифәтче. 18 май — Тойво Куула (Toivo Kuula), фин композиторы. 11 июль — Аббас Сәһһәт, азәрбайҗан шагыйре. 17 июль — Николай II, соңгы Русия императоры. 11 август — Баһау Нуриманов, революционер. 19 август — Мулланур Вахитов, татар революционеры. 19 август — Бәхтегәрәй Шәфиев, журналист һәм революционер. 2 декабрь — Эдмон Ростан, француз шагыйре, драматург.
Төркем:1918 ел Төркем:Еллар