Абака́н (хак. Ағбан) — Хакасия Республикасы башкаласы. Халык саны — 163,4 мең кеше. Халык тыгызлыгы — 1452 кеше/км². Шәһәр мәйданы — 112,38 км². Элекеге исемнәр: 1870 елга кадәр — Абакан острогы, 1925 елга кадәр — Усть-Абакан, 1931 елга кадәр — Хакасск.
Географик мәгълүмат Шәһәр Енисейга коя торган Абакан елгасы тамагында урнашкан. Минусинск казанлыкның үзәк өлешендә, диңгез өсте тигезлегеннән 250 м биеклектә табыла. Климат Кискен континенталь климат. Казанлыкларның климаты әйләнә-тирәдәге тауларга караганда йомшаграк. Кайбер елларда кар яву июнь һәм август айларында була. Сезон аралары кыска, салкын. Зур тәүлеклек температураның чайкалу.
Сылтамалар
Рәсми сайт Абакан мэриясе Абакан шәһәр порталы Абакан шәһәренең урам күренешләре Искәрмәләр
Төркем:Хакасия шәһәрләре Төркем:Pоссия субъектлары башкалалары