Бу терминның башка аңламнары да бар, Аляска (мәгънәләр) битен карагыз.

Аля́ска (ингл. Alaska [əˈlæskə]) – мәйданы буенча АКШның иң зур штаты. Төньяк Америка төньяк-көнбатышында урнашкан. Үзенә шул ук исемле ярымутрауны, Алеут утрауларын кертә.

Штат кыйтганың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Чукот ярымутравынан (Россия) Беринг бугазы белән аерыла, көнчыгышта Канада белән чиктәш. Тарих Алясканы 18 гасырның беренче яртысында Россия империясе составына кушылган. 1799 елдан 1867 елга кадәр Аляска һәм якындагы утраулар белән Россия-америка ширкәте идарә иткән. Кырым сугышы вакыйгалары (ниглизләр Петропавловск-Камчатскига һөҗүм иткәннәр) бу төбәкнең бөтенләй сакланмаганлыгын күрсәтте; шунлыктан, бу территорияне бушка югалтмас өчен, Россия хөкүмәте Алясканы сатып җибәрү турында карар кабул ителә һәм 1867 елның 30 мартында ул Алясканы АКШка 7,2 миллион $га сатып җибәрә.

1884 елга кадәр АКШ хәрби вәзирлеге карамагында булган, 1884—1912 елларда , соңрак территория, 1959 елдан — штат.

Халык Халкының 3/4 өлеше Алясканың көньяк-көнчыгыш һәм көньяк яр буенда яши. Иң зур шәһәрләр Халык саны 100 000 кешедән артык булган шәһәрләр Анкоридж Халык саны 10 000 – 100 000 кеше булган шәһәрләр Фэрбенкс Джуно (штат башкаласы) Колледж Халык саны 10 000 кешедән ким булган шәһәрләр Кетчикан Ситка Василла Кенай Кадьяк Палмер Бетел

Барроу Уналашка Валдез Солдота Хомер Ном Петербург Коцебу

Сьюард Диллинхэм Кордова Хейнс Норт-Поул Эстер Делта-Джанкшен Гленналлен

Сылтамалар State of Alaska website (Рәсми сайт) US Census Bureau Alaska.com Information Alaska Travel Industry Association Alaska Newspapers Аляска харитасы

*