Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин – Татарстан сәясәтчесе, 1998 елның 27 маеннан 2026 елның 17 мартына кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023). Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды. Татар-информ, 23.06.2023
Биография 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган. 1972 елда – производствода эшләгән килеш Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлый. 15 яшендә Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң, "Әлмәтнефть" нефть промыселы идарәсе җитештерүенең автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли. 1970 еллар башыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә була: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары, рәисе; КПССның шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы. 1980 еллар ахырында Ф.Х.Мөхәммәтшин республика Хөкүмәтендә җаваплы урыннар били: сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары, соңрак – Татарстан Республикасы Премьер-министры. 1998 елның 27 маеннан 2026 елның 17 мартына кадәрГөлнар Гарифуллина. Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте. Татар-информ, 17.03.2026 Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җитәкчелек итә. 2026 елның 17 мартыннан ― Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы РәисеТатарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисен сайлау турында 581-VII ДС карарыГөлнар Гарифуллина. Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Татар-информ, 17.03.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дәүләт алдындагы казанышлары һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде (1997 ел, май).
Россия дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм законнар чыгару эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Мактау ордены белән бүләкләнде (2005 ел, ноябрь).
Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге һәм федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыен Федерация Советының Мактау грамотасы бирелде.
"Ел спикеры" номинациясендә "Россия милли Олимпы" премиясенә һәм Россиянең иң югары иҗтимагый бүләге – "За Честь и Доблесть" орденына (2005 ел, ноябрь) ия булды.
2005 "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде. 2012 ― 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2017 ― 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены — «70 яшьлек юбилее хөрмәтенә»Фәрит Мөхәммәтшин һәм митрополит Феофан "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде. Азатлык Радиосы,23.05.2017.
Ф.Х.Мөхәммәтшин – сәяси фәннәр докторы, Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм күчеш чоры икътисады проблемалары буенча күп санлы монографияләр һәм публикацияләр авторы.
Ф.Х.Мөхәммәтшин чын мәгънәсендә җәмгыятебез үсешенең демократик юлын яклаучы сәясәтчеләрнең яңа плеядасына керә. Ул республиканың һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен тотрыклы яклаучы. Ике яклы хезмәттәшлекле киңәйтүдә федераль үзәк белән актив диалогны ныклы дәвам итә. Татарстан алдындагы катлаулы икътисадый һәм социаль бурычлар комплексын хәл итүдә иң актив катнашучы. Бүгенге этапта иң мөһиме – демократияне һәм базар институтларын үстерү, эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру, нәтиҗәле социаль сәясәт алып бару һәм җирле үзидарә нигезләрен ныгыту дип саный ул. Фәрид Хәйрулла улы –хезмәт сөючән һәм үз-үзенә таләпчән кеше. Кешеләрнең компетентлы, намуслы һәм тәрбияле булуын хуплый. 2022 ― Дуслык ордены (Татарстан) ― «75 яшьлек юбилее хөрмәтенә»Гөлнар Гарифуллина. Президент Фәрит Мөхәммәтшинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 23.05.2022 2022 ― Салават Юлаев ордены (Башкортстан) ― «75 яшьлек юбилее хөрмәтенә»Гөлнар Гарифуллина.Фәрит Мөхәммәтшин «Салават Юлаев» ордены белән бүләкләнде. Татар-информ, 23.05.2022 2022 ― Александр Невский ордены (РФ) ― «Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм закон чыгару эшчәнлегендә активлык өчен» Путин Фәрит Мөхәммәтшинны – Невский ордены, Айрат Шәймиевне Мактау ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 14.11.2022 2023 ― «Алтай Республикасы Парламенты» истәлекле медале ― парламентара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга зур шәхси өлеш керткәне өченТатарстан һәм Алтай Республикасы парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Татар-информ, 11.10.2023 2026 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены ― Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өченФәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Татар-информ, 28.01.2026. 2026 — «Казанның Мактаулы гражданины»Ильсур Метшин: «Многими своими достижениями Казань обязана целеустремленным и сильным личностям». Официальный портал Казани, 29.08.2026 2026 — «Казакъстан Республикасы парламентына 30 ел» медале Фәрит Мөхәммәтшин «Казахстан Республикасы парламентына 30 ел» медале белән бүләкләнде.Татар-информ, 8.10.2026 Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:Татарстан парламенты җитәкчеләре Төркем:Сәясәт фәннәре докторлары Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Парламентлар спикерлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары Төркем:Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академиклары Төркем:Казанның шәрәфле ватандашлары