Новокуйбышевск () — Россиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр.
Халык саны — 108 449 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 110 739 кеше.
География Новокуйбышевск Идел елгасы янында, Самардан 34 километр көньяк-көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Новокуйбышевская станциясе. Шәһәр янында Р226 (Самар — Сарытау — Волгоград) автоюлы бара.
Тарих XVIII гасырда хәзерге шәһәр урынында өч авыл нигезләнә: Рус Липяги, Чуаш Липяги, Мордва Липяги.
1946 елда югарыдагы өч авыл тирәсендә нефть эшкәртү заводычһәм нефтьчеләр бистәсе төзлеше башлана. 1951 елда нефть эшкәртү заводының беренче җайланмалары сафка баса, ә 1952 елда Новокуйбышевский эшчеләр бистәсе шәһәренә үзгәртеп корыла.
1992 елда шәһәр составына Маяк авыл җирлеге торак пунктлары кертеләләр; 2002 елда шәһәр составына Гранный торак массивы кертелә (элек ул Самар составында булган).
Халык 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 62 755 103 707 109 029 112 987 112 973 108 449
Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 89,6% 91,0% татарлар 2,1% 2,1% мордва 1,9% 1,4% чуашлар 1,6% 1,2% украиннар 1,7% 1,1%
Икътисад Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате ширкәтләре, синтетик спирт заводы.
Биофабрика, трикотаж тукыма фабрикасы. Төзү материалларны ясау
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Новокуйбышевск «Минем шәһәр» энциклопедиясендә Новокуйбышевск Яндекс.Панорамаларда
Төркем:Самар өлкәсе шәһәрләре