Данил Айдар улы Садыйков (1999 елның 12 декабре, Казан, Татарстан, Россия — 2012 елның 5 мае, Яр Чаллы, Татарстан, Россия) — Россия мәктәп укучысы, Батырлык ордены кавалеры (2012, үлгәннән соң).

Биография Данил Айдар улы Садыйков 1999 елның 12 декабрендә Казанда туа. Әти-әнисе — Айдар Рафаэль улы һәм Наталья Михаил кызы Садыковлар. Әтисе беренче Чечня сугышында катнашкан, 1995 елда Грозный астында сугышкан, медальләр белән бүләкләнгән. Данилның Диана исемле апасы була. Гаилә Сидоровка бистәсендә бер бүлмәле фатирда яшәгән. Данил Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында укыган. Укытучылар, сыйныфташлар һәм дуслар аны гади малай, шул ук вакытта гадел, ярдәмгә килергә әзер кеше буларак тасвирлаганнар.

2012 елның 5 маенда Данил Садыйков, әби-бабай Зоя Варламовна һәм Михаил Александрович Шишкиннарның хәлен белешергә килгәндә, Энтузиастлар бульварына аңа бүләк ителгән велосипедта йөрергә китә. Көндезге сәгать 2 була, эссе һава тора һәм балалар фонтан аша пластик шешә ыргытып уйныйлар. Күпмедер вакыттан соң шешә су насосының саклагыч рәшәткәсенә төшә. 9 яшьлек Андрей Чурбанов уенчыкны табып алмакчы була. Фонтанда су дәрәҗәсе 20 сантиметр тәшкил иткән. Андрей фонтанга кереп анда электр тогына бәрелә һәм суга егылып төшә. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул трансформатор будкасына кулын тидерә. Малай үзен начар хис итә башлый, ул фонтан төбендә ята һәм баса алмый, әмма иптәшләре ул юләрләнә дип уйлыйлар. Тиздән тирә-юньгә кешеләр җыела башлый, паника башлана. Данил ул вакытта фонтан янында башка компания белән велосипедта узып барган. Кычкыруны ишетеп, ул, халык арасында бердәнбер булып, малайны коткарырга ташлана.

Данил Андрейны фонтан бортына тартып чыгара ала, ләкин үзен көчле ток суга. Тиздән тавышка патруль-пост хезмәтенең ике хезмәткәре килә: Полиция өлкән сержанты Рамил Саттаров һәм аның кулдашы — рядовой стажёр Ренат Гайнетдинов. Алар үзләренә ток белән сугуны тоялар, әмма тыгыз кием һәм югары ботинкалар аркасында зыян күрмиләр. Полиция хезмәткәрләре малайларны судан тартып алып, аларга беренче ярдәм күрсәтә башлаганнар. Андрейны көзән җыера, ә Данил тормыш билгеләрен бирми, әмма аның пульсы була. Реанимация чараларына карамастан, Данил аңына килмичә ашыгыч ярдәм машинасында вафат була. Аңа 12 яшь кенә була. Андрей исә баш мие шеше белән Кама аръягы балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелә, анда дүрт көн комада була, шуннан соң неврология бүлегенә күчерелә һәм терелгәннән соң чыгарыла.

Батырлык ордены белән бүләкләү Садыйков вафат булганннан соң Яр Чаллыда аны бүләкләү турындагы фикер өчен имзалар җыю башлана; әлеге үтенечнамә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты җитәкчелеге, шулай ук командировкасын өзгән һәм Казаннан шәһәргә кайткан Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев тарафыннан хуплана. 12 июльдә Садыйков Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Ул Евгений Табаковтан соң бу бүләкнең икенче бала-кавалеры, шулай ук Татарстанда орден белән бүләкләнгән иң яшь кеше була.+Садыйковның әти-әниләренә Батырлык ордены тапшыру, 2012 ел26 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Садыйковның әти-әнисенә орден тапшырыла. Тикшерү органнары шулай ук Садыйковның сыйныф җитәкчесенә, Чурбановның гомерен саклап калган ике табибка, шулай ук балаларга ярдәмгә килгән ике полиция хезмәткәренә дә рәхмәт белдергән. Саттаров һәм Гайнетдиновка Мактау грамоталары тапшырыла, соңрак бүләкләргә тәкъдим итәләр, нәтиҗәдә, 2014 елда «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медаленә лаек булалар.

Тикшерү һәм суд Бу хәлдән соң, куркынычсызлык техникасын тикшерү өчен, фонтаннарны Яр Чаллыда да, бөтен Татарстан буенча да сүндерделәр. Шул ук көнне Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган, ә тикшерүне Россия Федерациясе Тикшерү комитеты җитәкчелеген контрольгә алган.

Алдан тикшерү барышында фонтанның «Горзеленхоз» ААҖ балансында булуы һәм 2007 елда файдалануга тапшырылуы ачыклана, өстәвенә, электр җиһазларын монтажлаганда җитешсезлекләр була. 9 июльдә тикшерү тәмамлануы һәм эшне аерым тәртиптә карау өчен судка тапшыру турында игълан ителә. «Горзеленхоз» ААҖнең элеккеге энергетигы вазифаларын башкаручы 35 яшьлек Алмаз Төхфәтуллин, шулай ук әлеге оешма электромонтерлары 51 яшьлек Шамил Сәйфуллин һәм 55 яшьлек Сергей Наседкин Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 статьясындагы 2 өлешендә һәм 118 статьясындагы 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (саксызлык аркасында үлү; зат тарафыннан үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык аркасында авыр зыян китерү) гаепләнә. 2012 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр Наседкин һәм Сәйфуллин су электр насосы үткәргечен дөрес тотмаган, ә Төхвәтуллин аларның эшен тикшермәгән. Шулай ук фонтан саклагыч сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителмәгән, ә аны ремонттан соң файдалануга Ростехнадзор органнары рөхсәте булмаган. Хәбәр ителгәнчә, барлык гаепләнүчеләр гаепләрен таныган һәм читкә китмәү турында подписка белән җибәрелгән.

6 августта Чаллы шәһәр суды Төхфәтуллинны, Сәйфуллинны һәм Наседкинны һәркайсын өч елга ирегеннән мәхрүм итә. Садыйкованың һәм Чурбановның әниләре биш һәм бер миллион сум күләмендә мораль зыянны каплату турында дәгъвалар тапшырган. Хөкем карары үзгәрешсез калдырыла, әмма Татарстан Республикасы Югары суды Түбән суд «зыян күрүчеләрнең дәгъва таләпләрен нигезсез рәвештә караусыз калдырды» дип карар чыгара. Нәтиҗәдә, бер елдан соң гына Садыйковлар гаиләсе суд карары буенча «Горзеленхоз»тан 270 мең сум акча ала; Чурбановлар гаиләсенә акча килеп җитми.

Истәлек 7 май көнне Садыйков Яр Чаллы мэриясе хисабына Орловка зиратының Дан аллеясында җирләнә. Садыйковлар гаиләсе Татарстанның тикшерү органнары тарафыннан опекага алынган, аңа һәртөрле ярдәм күрсәтелә. 2012 елда Рөстәм Миңнеханов аның әти-әниләренә Мәләкәс аръягы микрорайонында өч бүлмәле фатир бүләк итә; ачкычны Россия Тикшерү комитеты рәисе Бастрыкин шәхсән үзе тапшыра, торак барлык кирәкле техника белән җиһазландырылган була, ә гаиләгә бүләкләр тапшырыла. 2013 елда Мэр карары буенча Энтузиастлар бульварында Садыйков хөрмәтенә һәйкәл ачыла. Илдар Хановның скульптураларының берсендә фонтанда яткан корыч кош каләме, ә янәшәдә малайның гамәлләре турында сөйләүче истәлек тактасы урнаштырылган. Шул ук елны Садыйковның каберенә мәрмәр һәйкәл куела.

Садыйков укыган мәктәпне аның исеме белән атаыйлар. Анда малайның шәхси әйберләре белән музей ачыла, мемориаль такта урнаштырыла, шулай ук капиталь ремонт үткәрелә. Россия мәктәпләрендә Батырлык дәресләре үткәрелә, анда Садыйков һәм башка яшь геройларның тарихы сөйләнә. 2013 елда Казанда Россия Тикшерү комитеты рәисе Кубогына дзюдо буенча турнир үткәрелә, ул хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган тикшерү хезмәткәрләренә, шулай ук Садыйковка һәм Табаковка багышлана. 2014 елда Садыйковларның тагын бер баласы — кызы Виктория туа, аны Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий үзе чукындыра. 2015 елда, тулылану сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте Садыйковларга тагын бер бүлмәле фатир бүләк итә.

Бүләкләр

Батырлык ордены (2012 елның 12 июле, Россия Федерациясе Президенты Указы белән) — «экстремаль шартларда кешене коткарганда күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен».

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:Чаллыда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2012 елда вафатлар Төркем:5 май көнне вафатлар Төркем:Казанда туганнар Төркем:1999 елда туганнар Төркем:12 декабрь көнне туганнар