Вакыйгалар 16 гыйнвар — Совет планетаара «Луна-21» станциясенең көнчыгыш өлешендәге Ай өслегенә йомшак утыртылганнан соң, Җир юлдашы буенча «Луноход-2» сәяхәтен башлый. 22 июнь — БМО-га АДҖ һәм ФАҖ кабул ителделәр. 24 июнь — Леонид Брежнев АКШ-га рәсми сәфәр вакытында салкын сугыш тәмамлануын хәбәр итте. 23 октябрь — Казанда Оргсинтез бассейнын кулланышка тапшыру турындагы документ имзалана.

Туулар

9 гыйнвар — Равил Кузюров, ТР урман хуҗалыгы министры (2018 елдан). 9 гыйнвар — Лилия Мөхәммәтҗанова, педагог, филолог, публицист, фольклорчы, филология фәннәре докторы. 24 гыйнвар — Айрат Ситдыйков, археолог, Тукай премиясе иясе (2016). 21 март — Булат Нигъмәтуллин, җырчы, ТР атказанган артисты (2017). 16 май — Гөлнара Кәшипова, драма актрисасы, Татарстанның атказанган артисты. 17 июнь — Зөлфия Вәлиева, Тинчурин театры актрисасы, ТР атказанган артисты. 12 август — Илфат Әскәров, Яр Чаллы татар театры актеры, ТР атказанган артисты. 18 август — Марк Шаттлворт, КАР эшкуары, икенче космик түрист. 27 сентябрь — Рамил Вәҗиев, Камал театры актеры, ТР атказанган артисты. 15 декабрь — Лилия Низамиева, актриса, ТР атказанган артисты (2019).

Вафатлар

8 апрель — Пабло Пикассо (Pablo Picasso), испан рәссамы. 14 апрель — Динис Исламов, язучы, журналист. 18 апрель — Сабит Моканов, казакъ язучысы. 2 май — Җәүдәт Фәйзи, татар композиторы. 10 июль — Сәгыйть Агиш, язучы, шагыйрь, балалар язучысы. 2 сентябрь — Джон Толкин, инглиз язучысы. 19 октябрь — Кадыйр Даян, башкорт шагыйре. 31 октябрь — Ашальчи Оки, удмурт шагыйрәсе, табибә. 25 декабрь — Исмәт Инөнү, Төркия президенты.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Гариф Ахунов, татар язучысыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category&sectionid=29&id=81&Itemid=81.

Чыганаклар

Төркем:1973 ел Төркем:Еллар