Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр елы (БМО).

Вакыйгалар 26 февраль — Татарстан Дәүләт Советы 1552 ел вакыйгаларына багышлап, 93 номерлы Казанны саклаучыларга һәйкәл кую карарын кабул итә. 12 март — Маҗарстан, Польша һәм Чехия НАТО-га керәләр. 24 март — НАТО Югославия бомбардировкасын башлый. 15 апрель — livejournal.com (Җанлы Көндәлек) сайты теркәлә. 26 май — Һиндстан һәм Пәкъстан арасында Каргиль сугышы башлана. 1 июль — 300 елдан соң беренче тапкыр Шотландия парламенты утырышы ачыла. 30 июль — Чистай районы, Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйның музей-утары ачыла. 9 август — ФСБ директоры Владимир Путин Русия Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы итеп куела. 11 август — тулы кояш тотылу, ул бөтен Аурупада күренә. 17 август — Төркиянең төньяк-көнбатышында җир тетрәү. 17 меңнән артык кеше вафат. 23 сентябрь — милиция хезмәткәрләре Рязаньда торак йорт астына салынган өй капчык гексоген (шартлаткыч) табалар. 12 октябрь — Җир шарының халык саны 6 миллиардны уза. 17 декабрь — таштан яңадан төзелгән Рәхмәт (Сөләйман) мәчете ачыла. 31 декабрь — Борис Ельцин Русия президенты вазифасыннан үз теләге белән китә. Вакытлыча аның вазифаларын башкаручы булып Владимир Путин билгеләнә.

Туулар

20 май — Рузил Миңнекәев, киноактер. 29 июль — Тика Аракава, япон актрисасы. 21 сентябрь — Дмитрий Дедюшко, киноактер. 16 ноябрь — Радик Шәрәфиев, музыкант. 20 ноябрь — Айзат Минһаҗи, рәссам-хаттат.

Вафатлар

Рәшит Гәрәев, татар шагыйре. 11 гыйнвар — Валентин Ерашов, язучы. 17 гыйнвар — Барый Әхтәмов, татар балет артисты. 27 март — Мөхәммәт Садри (85), татар шагыйре. 30 апрель — Ирек Диндаров, журналист, язучы. 7 май — Гомәр Бәширов (98), күренекле татар язучысы, фольклорчы. 7 июль — Шәриф Хөсәенов (69), татар язучысы, драматург, һөнәре буенча табип-терапевт. 14 июль — Үмәр Мәүлиханов, данлыклы спортсмен-кылыччы, Олимпия чемпионы. 17 июль — Иван Поминов, КДУ галиме-физик. 14 август — Рөстәм Үтәмишев, РСФСР атказанган уйлап табучысы (1966). 17 август — Нариман Аитов (73), күренекле галим-социолог, РСФСР һәм БАССР-ның атказанган фән эшлеклесе. 30 август — Дементий Шмаринов, ССРБ халык рәссамы. 2 сентябрь — Әнгам Атнабаев (71), татар шагыйре, Башкортстанның халык шагыйре (1997). 6 сентябрь — Наҗар Нәҗми (81), татар шагыйре, Башкортостанның халык шагыйре (1992). 20 сентябрь — Раиса Горбачёва, ССРБ-ның беренче һәм соңгы «беренче леди»е; Әхмәт Әминев, Социалистик Хезмәт Каһарманы. 25 сентябрь — Таһир Нурмөхәммәтов, татар тәрҗемәчесе. 30 сентябрь — Ширияздан Сарымсаков (88), татар театрының режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. 25 октябрь — Бату Мулюков, татар композиторы. 26 октябрь — Мариус Максютов, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре. 2 ноябрь — Таһир Якупов (53), татар җырчысы. 8 ноябрь — Агиш Гыйрфан (71), татар язучысы, журналист (Уфа). 4 декабрь — Галимҗан Әхмәдиев, нефтьче. 26 декабрь — Рафаэль Билялов (59), татар композиторы, пианист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Әхсән Баян, татар язучысы («Урланган ай» китабы өчен).

Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Герард Хоофт, Мартин Вельтман. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Әхмәт Зәвәйл. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Гюнтер Блобель. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Гюнтер Грасс. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Манделл. Тынычлык өчен Нобель премиясе — «Чикләрсез табиблар» оешмасы.

Шулай ук карагыз

* Төркем:Еллар