Вакыйгалар 23 февраль — Чеченнар һәм ингушлар депортациясе башлана. 4 март — Грайфсвальд шәһәрендә Идел-Урал корылтае. Фәүзия Бәйрәмова: "Стратегияләр язып ятарга кирәкми" 24 апрель ― ССРБ хөкүмәте карары белән Казан университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачыла. 18 май — Сталин әмере буенча кырым татарлары депортациясе башлана. «Массалы сатлык» һәм «дошманга ярдәм итү» өчен якынча 200 мең кеше бер тәүлек өчендә Кырымдан куылалар. Сөргеннең беренче ел өчендә аларның 40 %-ты ачлыктан вафат була. 9 август — ВКП(б) ҮКының «Татарстан АССРында гавами-сәяси һәм идеологик эшнең халәте һәм яхшырту чаралары турындагы» карары дөнья күрә. 26 август — Шарль де Голль Парижга кайта. 2 октябрь — Варшава инкыйлабы бастырыла. 11 октябрь — Тыва ССРБ составына керә.
Туулар
1 февраль — Эра Җиһаншина, театр һәм кино артисты. 15 февраль — Джохар Дудаев, чечен хәрби һәм сәяси эшлеклесе. 12 май — Илдар Шиһапов, музыкант, артист һәм режиссер. Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган артисты. 19 июнь — Илгизәр Вәлиев, ТРның атказанган табибы. 15 июль — Надир Дәүләт, күренекле татар галиме, тарихчы, Мәрмәрә университеты профессоры (Истанбул). 25 август — Майкл Дуглас, Америка актеры. 8 октябрь — Люция Абдуллаева, Ырынбур татар театры актрисасы, РФ атказанган артисты (1995). 12 октябрь — Илдус Илдарханов, журналист. 31 октябрь — Шамил Монасыйпов, музыкант (эскрипкә). 2 ноябрь — Фоат Әбүбәкеров, скрипкачы, Камал театры оркестры дирижеры, ТР халык артисты (1996). Фәридә Хәмит — татар журналисты, Азатлык радиосы хәбәрчесе.
Вафатлар
8 март — Миңнегали Гобәйдуллин, гвардия лейтенанты, Советлар Берлеге Каһарманы. 18 апрель — Габделәхәт Вәлиев, Советлар берлеге Каһарманы. 30 май — Ибраһим Газизуллин, Советлар Берлеге Каһарманы (1944), хәрби очучы. 23 июнь — Барый Шәвәлиев, матросовчы. 2 июль — Василий Халёв, Советлар Берлеге Каһарманы, танкист. 22 июль — Гали Шәмсетдинов, Советлар Берлеге Каһарманы, танк ротасы командиры. 27 июль — Нурмый Шәрипов, Советлар Берлеге Каһарманы, гвардия өлкән сержанты. 27 июль — Нух Идрисов, лейтенант, матросовчы. 31 июль — Антуан де Сент-Экзюпери, мәшһүр француз язучысы. 17 август — Габдрәшит Ибраһимов, татар сәясәтчесе, дин әһеле. 18 август — Никита Токарликов (1918), Советлар Берлеге Каһарманы. 20 август — журналист, шагыйрь Бәдрүш Мокамай. 25 август — Муса Җәлил, татар шагыйре, Совет Союзы каһарманы (1956). 4 сентябрь — Хәйретдин Мөҗәй, татар шагыйре һәм прозаик. 18 октябрь — Владимир Иовлев, Советлар Берлеге каһарманы, танкист. 30 октябрь — Ширван Гыйззәтов, Советлар Берлеге Каһарманы (1945). 26 декабрь — Әминә Мөхетдинова, хокук белгече, сәясәтче, Россия империясендә югары белем алган беренче татар кызы.
Төркем:1944 ел Төркем:Еллар