Вакыйгалар

30 март — КПСС ХХIV Съездында Леонид Брежнев яңа «советы халкы» һәм «үсешкән социализм» турында сөйләп уза. 5 июль — АКШ-да сайлау хокукы 18 яшьтән бирелә башлый (элек 21 яшьтән иде). 14 август — Бәһрәйн бәйсезлеген игълан итте. 1 сентябрь — Мисыр, Ливия, Сүрия илләрендә узган референдумларда Гарәб Җөмһүриятләре Федерациясе конституциясе расланды. 1 сентябрь — Катар үз бәйсезлеген игълан итә. 15 сентябрь — «Гринпис» оешмасы нигезләнә.

Туулар

9 май — Римма Гайсина, драма актрисасы, Татарстан Республикасының Атказанган артисты (2019). 15 июнь — Тупак Шәкүр, АКШ рәп стиле башкаручысы (1971—1996). 13 июль — Ирадә Әюпова, ТР мәдәният министры. 3 август — Айдар Сәлимгәрәев, Татмедиа җитәкчесе (2019 елдан). 18 август — Шамил Фәрхетдинов, татар артисты. 22 август — Сәгыйть Хәйри, радиожурналист (Төркия). 7 сентябрь — Оскар Усманов, композитор һәм аранжировкачы. 18 сентябрь — Гөлнара Габдрахманова, Архив дәүләт комитеты рәисе (2018 елдан), ТР атказанган укытучысы. 10 октябрь — Гөлназ Әдһәмова, рәссам. 22 октябрь — Айдар Тимербаев, җырлар язучы, автор-башкаручы, ТР атказанган артисты (2019). 28 ноябрь — Павел Шеремет, беларус тележурналисты.

Вафатлар

1 февраль — Әмәт-Хан Солтан, совет хәрби очучысы. 13 февраль — Кәшшаф Патии, шагыйрь, педагог, мулла. Габдулла Тукайның дусты. 21 февраль — Ибраһим Гази, татар язучысы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. 15 сентябрь — Никита Хрущев, ССРБ җитәкчесе (1953—1964). 21 ноябрь — Сөббух Рәфыйков, татар язучысы.

Төркем:1971 ел Төркем:Еллар