Резедә Сәләхова, Резедә Нурислам кызы Сәләхова (1989 елның 8 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актрисасы. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2008 елдан). Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2024). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024). «Тантана» премиясе лауреаты (2025). Тәрҗемәи хәле 1989 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 2008 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаганСаляхова Резеда Нурисламовна / Артисты. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина. Казан театр училищесында укыта, студентларга сәхнә теле буенча индивидуаль дәресләр үткәрә. Бөтенроссия Сабан туе бәйрәмнәрен алып бара. «Хозур» ТВ каналында кызыклы тапшырулар алып барганМөршидә Кыямова. Резеда Сәләхова: «Театрымны үлеп яратам!» «Идел», 16.12.2021.
Театрда сәхнәләштергән рольләре РОЛЬЛӘРЕ: Заһидә Тинчурина - Сәйдәш. Йокысызлык Яшь Шәмсегаян - Өч аршын җир Сәрвәрнең дус кызы - Башмагым JAZZ Гөләндәм - Гөләндәм туташ хатирәсе Гөлназ - Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр Чулпан - Чулпан Су анасы - Шүрәле-online Фәридә - Өзелгән яфраклар Гайни - Назлы кияү Мәйсәрә - Кияүләр Сәрвәр - Сүнгән йолдызлар Гөлүзә - Өти балак Гөлүзә
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2024 ― Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Министерство культуры Республики Татарстан 2024 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты Лаек! «Акчарлак», 9.10.2024 №40 (1149), 32нче бит 2025 — «Тантана» премиясе лауреаты ― «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацииясендә ― Тинчурин театрында куелган «Якын кешеләр» спектаклендә Шәрифә ролеВо Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025
Искәрмәләр
Сылтамалар Резедә Нурислам кызы Сәләхова . Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты. Резедә Сәләхова: «Эштә – коллегалар, өйдә – ир белән хатын без». Алисә Шәрәфиева, Шәһри Казан, 31 октябрь 2018 Резедә Сәләхова: "Кияүгә чыгасым килмәгән иде..." . "Акчарлак" газетасы, 10 Сентябрь 2020
Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары