Герти Тереза Кори, тумыштан Радниц (, Герти Тереза Радниц-Кори, 15 август 1896 ел, Прага, Австро-Венгрия (хәзер Чехия) — 26 октябрь 1957 ел) — АКШ биохимигы.
Ире Карл Кори белән бергә «гликогенның каталитик әверелешен ачкан өчен» физиология һәм медицина буенча 1947 елгы Нобель премиясе лауреаты була.
Биографиясе Герти Тереза Радниц 1896 елның 8 августында Прагада, ул чакта Австро-Венгрия империясендә, яһүд гаиләсендә туаHolocaust Journey: Traveling in Search of the Past. Әтисе Отто Радниц Богемия шикәр заводының генераль директоры булып эшли. Әнисенең абые Прага университетында педиатрия профессоры була. Герти 1914 елда Прагадагы немец уку йортына — Карл Фердинанд (Carl Ferdinand University) университетына укырга керә. Шунда Карл Кори белән очраша; алар икәү 1920 елда медицина буенча доктор дәрәҗәсен ала һәм шул ук елны Венада туй ясый Larner J. Gerty Theresa Cori. 1896—1957 // Biographical memoirs. National Academy of Science. Washington, 1992, p. 111—135.
1921 елда Корилар икесе ике урында эшли. Герти Венадагы Каролина балалар дәваханасында профессор Кноепфельмахер кулы астында педиатрияда хезмәт итә. Карл иртән — лабораторияда, кичен фармакология университетында тикшеренүләр алып бара.
1922 елда Корилар Америка Кушма Штатларына күчеп килә. Алар Нью-Йорк Дәүләт малигнант авырулар институтына (хәзерге Росвелл парк) урнаша. Герти калкансыман биз эшчәнлеген өйрәнүен дәвам итәThe influence of thyroid extracts and thyroxin on the rate of multiplication of paramecia. Am. J. Physiol. 65:295-99.. Буффало шәһәрендә Корилар икәүләп карбогидрат метаболизм in vivo һәм аның гормональ көйләнеше буенча эзләнүләр белән шөгыльләнә. Тикшеренүләре барышында сөт кислотасы белән кызыксына башлыйлар.
1923The effect of x-ray on the skin of vitally stained white mice. Proc. Soc. Exp. Biol. Med. 21:123. һәм 1924Comparison of the sensitiveness of different organs of the mouse toward x-ray. /. Cancer Res. 8:522. елларда Герти рентген нурларының тән тиресенә һәм әгъзаларның метаболизмы йогынтысына багышланган мәкаләләр язаThe effect of x-ray on the skin of vitally stained white mice. / Exp. Med. 39:639-43..
1931 елда Герти белән Карл Сент-Луиска күчә. Алар адреналинның мускулларда гликогенолиз барлыкка китерү тәэсирен тикшерә.
1938 һәм 1939 еллар нәтиҗәле була, глюкозно-1-фосфатны бүлеп алганнан соң, Корилар энтимология ягына игътибарларын арттыра.
Тиздән Герти Арда Грин һәм Карл белән мускул фосфорилазы кристаллашуын сүрәтләгән хезмәтләрен яза.
Соңгы елларында педиатрияда эзләнү белән шөгыльләнә, гликоген җыелу авыруын өйрәнә.
Мактаулы бүләкләре
1946 − Америка Химия җәмгыятеннән Midwest Award 1947 − Эчке секреция өйрәнү ассоциациясеннән Squibb Award 1947 − Карл Кори белән бергә Нобель премиясе лауреатлары 1948 − Америка Химия җәмгыятеннән Frances P. Garven Medal 1948 − St. Louis Award 1950 − АКШ Милли фәннәр академиясыннан Sugar Prize 1951 − Америка Медицина колледжлары ассоциациясеннән Borden Award.
Хәтер 1979 елда халыкара астрономия берлеге Айның арткы ягындагы кратерга Герти Тереза Кори исемен бирә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Биографические мемуары Джозеф Ланра Биография Герли Кори на сайте Нобелевской комитета (ингл.) Нобелевская лекция Герли Кори (ингл.) Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:1957 елда вафатлар Төркем:26 октябрь көнне вафатлар Төркем:Праһада туганнар Төркем:1896 елда туганнар Төркем:15 август көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:АКШта вафатлар