Илшат Габделфәрт улы Нуриев (1967 елның 6 ноябре, Апаз авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Арча муниципаль районы башлыгы (2015―2025). Икътисад фәннәре кандидаты. Казан дәүләт аграр университеты ректоры (2025).

Тормыш юлы 1967 елның 6 ноябрендә Татарстан АССРның Арча районы Апаз авылында туаНуриев Ильшат Габделфартович tatcenter.ru. 1983 елда Арча районының «Ватан» совхозында тракторчы булып хезмәт эшчәнлеген башлый. 1990 елда «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1996 елда «менеджмент» белгечлеге буенча Мәскәү коммерция академиясен тәмамый.

1990—1996 елларда — Балтач районы кулланучылар җәмгыятенең колбаса цехы башлыгы. 1996 елдан Балтач район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары. 1999 елдан 2008 елга кадәр — Саба районында «Шәмәрдән ит комбинаты» ААҖ генераль директоры. 2008—2009 елларда — Казан дәүләт аграр университеты проректоры. 2009 елдан «Вамин-Татарстан» ААҖ филиалы «Балтач май-сөт комбинаты» директоры. 2004 елда «Яңа мәгълүмати технологияләр нигезендә АПК предприятиеләре эшчәнлеге белән оператив идарә итү» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.

2014 елда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнәНАЗНАЧЕН НОВЫЙ РУКОВОДИТЕЛЬ АРСКОГО РАЙОНА. 2015 елның сентябрендә Арча муниципаль районы башлыгы итеп сайлана.

2025 елның 9 апреленнән берләштерелгән Казан дәүләт аграр университеты ректоры ()Знаковое событие в Казанском ГАУ! КГАУ Вконтакте, 9.04.2025Анна Скрып, Альфред Мухаметрахимов, Ева Малиновская. «Аграрные» перестановки: Хисамутдинов – новый арский хуҗа, Нуриева ждут в агровузе. Бизнес-Онлайн, 3.04.2025. Шәхси тормышы Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләкләр

2006 — Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре; 2017 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале. 2025 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Арча районында туганнар Төркем:Район башлыклары Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Ректорлар