Хәкимова Светлана Фәрит кызы (21 июнь 1963 ел) — театр актеры, 1991 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академиягә драма театры актрисасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2006).
Биографиясе Светлана Фәрит кызы Хәкимова 1963 елның 21 июнендә Башкорт АССРның Әлшәй районы Иске Сәпәш авылында туган.
1991 елда хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагогы Рифкать Исрафилов) тәмамлый.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый һәм бүген дә хезмәтен бу иҗади коллективта дәвам итәМӘЖИТ ҒАФУРИ ИСЕМЕНДӘГЕ БАШҠОРТ АКАДЕМИЯ ДРАМА ТЕАТРЫ сайты. Театр труппасы. Хәкимова Светлана Фәрит ҡыҙы .
Җырчы буларак концертларда даими чыгыш ясый. Светлана Хәкимова башкорт халык җырларын һәм беренчел чиратта Салават Низаметдинов,бөек татар композиторы Сара Садыкова, Рим Хәсәнов, шулай ук башка композиторлар әсәрләрен зур осталык белән башкара.
Спектакльләрдәге рольләре Галиябану («Галиябану»), Сәрби («Яшь йөрәкләр» — «Молодые сердца», Ф. Бурнаш), Карлыгач («Карлыгач» драмасы, Баязит Бикбай), Лалә («Асылъяр» — «Возлюбленная», М. Фәйзи), Ана («Артур + Нэнси» — Ә. Дилмөхәмәтова), Акйондоз («Озын-озак балачак» — М. Кәрим), Лючия («Елый белмәгән хатын» — Б. Э. Де Филиппо), Бикәй («АК пароход» — Ч. Айтматов), Гөлфинә («МИН — ХАТЫН — КЫЗ»), Альбина («БӘХЕТ ХАКЫ»), Гөлшат (" ИКЕ ТӨШ "), 3-нче («ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА»)
Лирик-комик рольләре Сандугач («Тиле яшьлек» — «Озорная молодость», Ибраһим Абдуллин; дебют, 1991) Сәрвәр («Башмагым» — Х. Ибраһимов) Мәрьям Иршатовна («МИН СИНЕКЕ генә БУЛАМ») Марсела («Әкәмәтле сөю» — Лопе де Вега) Сәрия («Сөям, сагынам!..» — М. Гыйләҗев) Тирән драматик рольләре
Хәлимә («Сөю сәгате сукканда» — «В ожидании часа любви», Флорид Бүләков) Алтынай («Өзелгән туй» — «Прерванная свадьба», Зинира Атнабаева) Негина — («Ак канатлы хыялым» — «Белокрылая моя мечта» Әлфия («...Шәйморатов-генерал» — «...Шаймуратов-генерал») Сәлиха («ӘХМӘТЗӘКИ ВӘЛИДИ ТУГАН») Гайниса («Гомер алда әле» — В. Жеребцов).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының халык артисты (2006) Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1997)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Т.Д.Бабичева Хакимова Светлана Фәрит кызы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8. http://www.bashinform.ru/news/543787/ http://kulturarb.ru/news/?ELEMENT_ID=27790 http://www.moi-goda.ru/bashkortostan-v-kurse-sobitiy/aktrisa-svetlana-chakimova-dast-kontsert-v-ufe Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Русия актерлары Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлшәй районында туганнар Төркем:1963 елда туганнар Төркем:21 июнь көнне туганнар