Фәвия Әхтәм кызы Сафиуллина (1959 елның 4 мае, СССР, ТАССР, Арча районы, Ташкичү) - тапшырулар алып баручы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле.
Биографиясе Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның 4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туган.
1976 елда ТАССРның Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый.
1981 елда икътисадчы белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
2007 елдп практик психолог белгечлеге буенча ТР Мәгарифне үстерү институтын тәмамлаган
Хезмәт эшчәнлеге 1976-1980 - "Татвторсырье" трестының Казан ткан бклмаган материаллар фабрикасында сортировщик, чимал буенча инженер.
1980-1981 - «Татвторсырь" трестының Казан икенчел чимал җитештерү-әзерләү предприятиесендә өлкән икътисадчы.
1981-1984 - Свердловск өлкәсенең Артемов машина төзелеше заводында өлкән техник-технолог.
1984-1993 - "Уралмаш" ҖБ Боланаш машина төзү заводында хезмәт һәм планлаштыру буенча өлкән икътисадчы.
1993-1994 - Артемовский телевидениесе акционерлык компаниясенең баш хисапчысы.
1994-1999 - "Артемовск телерадиокомпаниясе" муниципаль предприятиесенең баш хисапчысы.
1999-2002- "Телевизион-мәгълүмат компаниясе" ҖЧҖ баш хисапчысы, баш мөхәррир, финанс директоры.
2002-2007 - "Бердәмлек" редакциясе соборы, республика мәгълүмат редакциясе корреспонденты, "Татар-информ" МА ГУ корреспонденты.
2007-2010 - Свердловск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе.
2010-2011 - "ЮВА-Медиа" ҖЧҖнең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече.
2011-2018 - Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге, консультант. 2018 елдан - Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары.
Җәмәгать башлангычларында эшләү 1993-2001 - татар телендә телепрограммалар авторы һәм алып баручы.
1997-2007 - Свердловск өлкәсе Артем районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе.
2000-2010 - "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясенең штаттан тыш хәбәрчесе.
2002 - хәзерге көнгә кадәр - "Милли медиа-холдинг" КП башкарма директоры.
2007 - хәзерге вакытка кадәр - "Саф чишмә" газетасы баш мөхәррире.
2009-2011 - Свердловск өлкәсенең "Татарлар конгрессы" региональ иҗтимагый оешмасы башкарма директоры.
Хәзерге көнгә кадәр "Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы" региональ иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 2005 ел «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, 2007 ел 2010 ел «Хезмәт ветераны» исеме бирелде 2011 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты Милли мәдәниятне саклауга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлыгының Мактау Грамотасы, 2011 ел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының «Ихтирамнама» (Мактау грамотасы) Свердловск өлкәсе татарларының милли мәдәниятен саклап калудагы һәм үстерүдәге казанышлары өчен, 2003, 2006, 2010 ел Свердловск өлкәсендә ирекле хәрәкәтне үстерүдә актив катнашкан өчен Свердловск өлкәсе губернаторы Э.Э Россельнең Рәхмәт хаты, 2004 ел «Сабантуй-2005» Өлкә бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча зур эш башкарган өчен Свердловск өлкәсе Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары; «Сабантуй-2006», «Сабантуй-2010» Татар җырын башкаручыларның III төбәкара ачык фестивален оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, 2008 ел Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгының III Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестивален һәм Федераль Сабантуйны оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары - 2011 Өлкә Думасының сәнәгать, аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану комитеты эшчәнлеген тәэмин итү буенча зур эш башкарган өчен Свердловск өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең Рәхмәт хаты Төрле мәдәни чараларны оештыруда ярдәм иткән өчен Свердловск өлкәсе муниципаль берәмлекләреннән һәм мәдәният учреждениеләреннән Рәхмәт хатлары «Многоликая Россия» Бөтенроссия журналистлар конкурсында «Иң яхшы махсуслаштырылган милли телепрограмма» номинациясендә җиңүче дипломы Журналистлар һәм «Татар рухы һәм каләме» массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Бөтенроссия конкурсы лауреаты дипломы «Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсенең толерантлык культурасын үстерүдә массакүләм мәгълүмат чаралары роле» конкурсында катнашучы дипломы Свердловск өлкәсе губернаторы Мактау грамотасы 2019 ел
Гаиләсе Кияүдә, ике кызы бар.
Чыганаклар Официальный Татарстан - Сафиуллина Фавия Ахтямовна