Сте́фка Георги́ева Костади́нова (; 25 март 1965 ел) — болгар спортчысы, җиңел атлет, биеклеккә сикерүче, 1996 елдагы Җәйге Олимпия уеннары чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, биеклеккә сикерү буенча дөньяның гамәлдәге рекордсмены, Болгария олимпия комитеты президенты.

Биографиясе Костадинова Стефка Георгиева 1965 елның 25 мартында Болгария Халык Республикасының зурлыгы буенча икенче булган һәм илнең көньягында урнашкан Пловдив шәһәрендә туган«Слава.всички» сайты. Профили. Стефка Костадинова.

Бала сагынан гимнастика һәм йөзү белән актив шөгыльләнә. Туган шәһәрендә спорт мәктәбен тәмамлый һәм Паисий Хилендарский исемендәге Пловдив университетында укый. Инглиз һәм рус телләрен беләБолгария олимпия комитеты сайты. Стфка Костадинова .

1989 елда үзенең шәхси тренеры Николай Петровка кияүгә чыга. 1995 елда, җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулаудан берничә ай алда гына улы Николай туа. 1999 елда беренче ире һәм тренеры Николай Петров белән аерылыша. Шул елда ул шулай ук спорт карьерасын тәмамлыйНа тази дата преди 29 г. Стефка Костадинова поставя световен рекорд. 2007 елның 9 июнендә төзелеш өлкәсендә бизнес белән шөгелләнүче Николай Попвасилевка кияүгә чыга.

Спортчы карьерасын тәмамлаганнан соң Стефка Костадинова үзен спорт оешмаларындагы эшмәкәрлеккә багышлый. 1997-2001 елларда Иван Костов җитәкләгән хөкүмәттә Яшьләр эшләре һәм спорт буенча дәүләт агентлыгының рәис урынбасары, аннары Болгария җиңел атлетика федерациясенең вице-президенты һәм соңрак Болгария олимпия комитеты вице-президенты була, 2005 елның 11 ноябреннән олимпия комитеты президенты.

Стефка Костадинова дүрт тапкыр Болгариянең «Ел спортчысы», биш тапкыр — «Балкан ярымутравының ел спортчысы» исемнәренә лаек була.

Спорт казанышлары Стефка Костадинова ачык һавадагы ике дөнья чемпионатында (1987 һәм 1995 еллар) җиңү яуласа, бина эчендә үтә торган дөнья беренчелекләрендә ул биш тапкыр — 1985, 1987, 1989, 1993 һәм 1997 елларда иҗ югары нәтиҗәгә ирешә, мондый күрсәткеч моңарчы бер кемдә дә булганы юк.

Үзенең беренче дөнья рекордын Костадинова 1986 елның 1 июнендә София шәһәрендә куя, ул 2,08 метр биеклеккә сикерә. Тагын бер елдан Римда үткән җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында, бер сантиметрга күбрәк биеклекне яулап, үз казанышын тагын да яхшырта. ЕлЯрыш төреЯрыш үткән калаЯулаган урыныНәтиҗә1985Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыПариж, Франция11,97 мБина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионатыАфина, Греция11,97 м1986Җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионатыШтутгарт, ФРГ12,00 м1987Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыИндианаполис, АКШ12,05 мҖиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыРим, Италия12,09 мБина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионатыЛьевен, Франция11,97 м1988Җәйге Олимпия уеннарыСеул, Көньяк Корея22,01 мБина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионатыБудапешт, Венгрия12,04 м1989Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыБудапешт, Венгрия12,02 м1991Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыТокио, Япония61,93 м1992Җәйге Олимпия уеннарыБарселона, Испания41,94 мБина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионатыГенуя, Италия22,02 м1993Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыТоронто, Канада12,02 мҖиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыШтутгарт, Алмания6 кв.1,90 мҖиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, Финал Гран-ПриЛондон, Бөекбритания11,98 м1994Бина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионатыПариж, Франция11,98 м1995Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыГётеборг, Швеция12,01 мҖиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, Финал Гран-ПриМонако41,93 м1996Җәйге Олимпия уеннарыАтланта, АКШ12,05 м1997Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыПариж, Франция12,02 м

Иң яхшы нәтиҗәләре

Ачык һавада — 2,09 м, 30 август 1987 ел, Рим, Италия Бина эчендә — 2,06 м, 20 февраль 1988 ел, Пирей, Греция

Искәрмәләр

Сылтамалар

Стефка Костадинова на сайте ИААФ «Слава.всички» сайты. Профили. Стефка Костадинова

Төркем:Болгариядә туганнар Төркем:Спортчылар Төркем:25 март көнне туганнар Төркем:1965 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр