Әгадуллина Лиза Кыям кызы (1942 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Кыйгы районы Түбән Кыйгы ― 2024 елның 20 июне, РФ, БР, Уфа ) — башкорт совет һәм Рәсәй педагогы; Рәсәй Федерациясенең атказанган һәм халык укытучысыПутин вручил госнаграды Александру Маслякову и Василию Ливанову. «РИА Новости» сайты, 2017, 26 ғинуарВладимир Путин вручил награду учительнице из Уфы. Башинформ, 2017, 26 ғинуар, Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының Халык укытучысы» (2008).
Биографиясе Лиза Кыям кызы Әгадуллина 1942 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында туган. 1959-1961 елларда шул ук районның Арыслан һәм Абзай урта мәктәпләрендә өлкән пионервожатый булып эшли. 1966 елда Бөре педагогия институтын тәмамлый. Белгечлеге -«химия һәм биология укытучысы». Малаязда (Салават районы, 1966-1968), Түбән Кыйгыда (1968-1970; бер үк вакытта — сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы) укыта. 1970-1971 елларда Кыйгы районы мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире була. 1971 елдан Уфада яши һәм эшли: 27-нче мәктәптә укыта, 1996 елдан — Октябрь районының аерым фәннәрне тирәнәйтеп өйрәтүче 42-нче мәктәпнең химия укытучысы. Бер вакытта 1996 елдан алып Республика башкорт-төрек лицеенда (2003 елдан — Республика Башкорт лицей-интернаты) химия буенча олимпиада дәресләре алып бара.
2024 елның 20 июнендә Уфада 83нче яшендә вафат булганЛяйсан Закирова. Ушла из жизни единственный в Башкирии народный учитель РФ Лиза Агадуллина. Башинформ, 20.06.2024. Гаиләсе Тормыш иптәше — Фәнил Габдулла улы Әгадуллин. Кызы (табиб), улы (Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта). Бүләкләре һәм казанышлары «Фидакяр эшчәнлеге өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале (1970) БДБ илләре Химик белем бирү буенча ассоциациясенең «Мәктәпләрнең химия олимпиадаларын үстерүгә керткән өлеше һәм югары педагогик осталыгы өчен» дипломы (1998) «Башкортстанның башкаласы ел укытучысы» (2002) «Рәсәй Федерациясенең атказанган укытучысы» (2004) «Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре» (2004) «Башкортстан Республикасының халык укытучысы» (2008) «Рәсәй Федерациясенең халык укытучысы» (2016).
Аның турында Нәбиева Г. Уфа педагогы Рәсәй Президентына Мәскәүдә Укытучыга һәйкәл куярга тәкъдим итәПедагог из Уфы предложила Президенту России поставить в Москве памятник Учителю. Башинформ, 2017, 26 ғинуар. Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Россия Федерациясенең атказанган укытучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Кыйгы районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1942 елда туганнар Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар