Пашаева Ганирә Аләскәр кызы (, 24 март 1975 ел, Товуз районы, Азәрбайҗан ССР ы) — сәяси һәм җәмәгать эшмәкәре, журналист, шагыйрә, Азәрбайҗан Республикасы Милли җыелышы депутаты. Азәрбайҗан сәясәтче Ганзәфәр Пашаевның ике туган сеңлесеСостоялась презентация книги Газанфара Пашаева «Исследования о Насими» (недоступная ссылка). Дата обращения: 4 июля 2013. Архивировано 5 марта 2016 года..

Биографиясе Пашаева Ганирә 1975 елның 24 мартында Азәрбайҗан ССР-ның Товуз районы Дюз Гырлы авылында туган. Азәрбайҗан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын һәм Бакы дәүләт университетының халыкара хокук факультетын тәмамлап, ике югары — медицина һәм юридик белем ала, рус һәм инглиз телләрендә сөйләшә.

1998 елдан бирле репортер, хәбәрче, мөхәррир, баш мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары һәм ANS TV телевизион компаниясенең Яңалык бүлегендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2005 елда Гейдар Алиев Фонды җәмәгатьчелеге белән элемтә бүлеген җитәкли.

Сәяси эшмәкәрлеге

ПАСЕ Ганирә Пашаева Азәрбайҗанда милли җыенның өченче (2005 ел) һәм дүртле (2010 ел) чакырылыш депутаты.

2005 елның 6 ноябрендә 105-се Товуз сайлау округы депутаты итеп сайлана. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм парламентара бәйләнешләрнең Милли җыенның даими комиссия әгъзасы булып тора. Азәрбайҗан белән Грузия арасында парламент ара мөнәсәбәтләр буенча эшче күч җитәкчесе, Азәрбайҗан — Һинд, Азәрбайҗан — Төркия, Азәрбайҗан — Япония эшче төркемнәре әгъзасы.

2007 ел 2006 елның 23 гыйнварыннан Европа Советы парламент ассамблеясында Азәрбайҗан делегациясенең актив әгъзасы. Европа Советының «Европа демократлары төркеменә» керә. Тигезлек һәм дискриминация мәсьәләләре буенча комитетның, шулай ук миграция, качаклар һәм күченеп килгән затлар мәсьәләләре буенча комитет хокук әгъзасы. Европа советында Азәрбайҗанның башка вәкиле — Сәмед Сәидов белән бергә сәяси һәм демократия мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы.

Иҗтимагый эшмәкәрлеге Пашаева Ганирә «Евразия тикшеренүләренең халыкара институты» җәмгыяте берләшмәсенең рәисе булып тора.

2012 елның августында Ганирә Пашаева Сомалига бара, анда ике атна дәвамында Сомали яшләренә урта медицина белемен алуда ярдәм күрсәтә.

Иҗади карьерасы 2010 елның 8 ноябрендә «Хазар» университетында (Бакы) Пашаева Ганиянең Мостафа Кемал Ататөрек турында «Большой человек, которого потерял мир» китабының презентациясе оештырыла.

2011 елның 22 ноябрендә Бакы «Park Bulvar» үзәгенең «Али и Нино» магазинында Ганирә Пашаеваны «Ее любовные письма» исеме астында китаплары презентацияләнә һәм сатуга куела, бу китапта яшь кызның сөйгәненә җавапсыз мөхәббәте, күңел көченең бөеклеге турында әйтелә. 2011 елның декабрендә Азәрбайҗанда китап сату буенча лидер булып китә.

2013 елның 24 июнендә «Евразия тикшеренүләренең халыкара институты» җәмгыяте берләшмәсе рәисе оештырган «Мост души между Карабахом и Анадолу» проекты чикләрендә Азәрбайҗан милли җыелышы депутаты Ганирә Пашаева һәм «Govkhar Group» тарафыннан Мөслим Магомаев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт филармониясе сәхнәсендә илсөяр җырлар башкаручы төрек җырчысы Мостафа Йолдызландың концерты үтә, ул Азәрбайҗан бәйсезлеге өчен Карабах сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә, милли геройларга, Карабах сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, аларның гаиләләренә, качакларга һәм мәҗбүри күченүчеләргә арнала.

2013 елның 1 июлендә Бакыла Бульвар Паркында «Али и Нино» магазинында Ганирә Пашаеваның һәм Азәрбайҗанның атказанган артисты Түнзилә Агаваның берлектәге проекты — «Ikimizin yerinə...» (азәрб. «За нас двоих») альбомы презентациясе үтә, аңа Пашаева сүзләренә Агаева башкаруында композицияләр керә. «Ikimizin yerinə...» композициясен популяр җырчы Эльнур Маминов башкара. Презентация вакытында проект катнашучыларының култамга-сессиясе уза.

2013 елның 9 декабрендә Пашаева «Dünyanı dəyişən alimlər» (азәрб. теленнән «Донъяны үзгәрткән галимнәр») — беренче ике томлык китабын презентацияләү, анда үзләрен фәнгә багышлаган билгеле 50 галим керә, аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирелә.

Библиографиясе

«Большой человек, которого потерял мир» о Мустафе Кемале Ататюрке, «Её любовные письма», «Qənirə Paşayeva ilə addım-addım Türk dünyası» («Тюркский мир шаг за шагом с Ганирой Пашаевой»), повествующей о древних регионах Турции. «Dünyanı dəyişən alimlər» («Ученые, изменившие мир») «Женщины, вписавшие свои имена в историю» (2011) Вместе с заслуженной артисткой Азербайджана Тунзалей Агаевой выпустила альбом «İkimizin yerinə…» («За нас двоих»).

Наградалары 2011 елның 5 мартында азәрбайҗан-грузин дуслыгын ныгытуда зур өлеш керткәне өчен Ганирә Пашаеваны Грузия президенты Михаил Саакашвили Намус ордены белән бүләкли. Бүләкләү тантанасы Азәрбайжанда Грузия илчелегендә үтә. Грузия президенты исеменнән орденны Азәрбайҗандагы Грузия илчесе Теймураз Шарашенидзе тапшыра.

Премияләре

2007 ел 2007 елның 19 гыйнварында Азәрбайҗан парламент журналистларының җәмәгать берләшмәсе депутат Ганирә Пашаеваны «Иң актив депутат» һәм «Иң актив сайлау хокугын яклаучы» номинациясендә бүләклиОбщественное объединение парламентских журналистов Азербайджана определило награды в 3-х номинациях.

2010 ел 2010 елның 29 сентябрендә «Азәрбайҗан яшләренең яңа буыны» җәмәгать берләшмәсе депутат Пашаева Ганирәне төрек донъясы йөзендә казанышлары һәм аның дөньяга карашы алдында эшчәнлеге өчен «Төрек милләте хезмәтчеләре» бүләгенә тәкъдим итәАзербайджанский депутат удостоена награды «Служители тюркской нации».

2010 елның 30 ноябрендә Ганирә Пашаева Төркиянең икътсиад мәнәсәбәтләренең Евразия түңәрәге тарафыннан беренче тапкыр оештырылган «2010 — Зәки Вәлиди Туган» премиясенә лаек була. Бүләк 2010 елның 2 декабрендә Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятендә «21 гасырда төрки донъясы» темасына халыкара симпозиумның беренче көнендә тапшырылаАзербайджанский депутат удостоена премии в Турции.

2011 ел 2011 елның 16 маенда Пашаева Ганирә Истанбулда сәясәт өлкәсендә Европа берлеге гәзитчеләрнең «Иң яхшы еллар» журналистика премиясына лаек булаАзербайджанский депутат удостоена в Стамбуле журналистской премии «Лучшие года».

2011 елның 30 сентябрендә Ганирә Пашаева ел саен тапшырыла торган «Хазар» милли премиясын ала, аны традиция буенча, «Яшь реформаторлар» йәмәгәт берләшмәсе тапшырды.

2012 ел 2012 елның 29 декабрендә Азәрбайҗан милли җыены депутаты Ганирә Пашаева законнар чыгару өлкәсендә уңышлы эшчәнлеге өчен «Одлар Юрду» премиясенә лаек була. Премияне Азәрбайҗанның яшьләр үзәге, туризмны үстерү буенча яшьләр коалициясе һәм башка яшьләр оешмалары оештыра.

2013 ел 2013 елның 30 маенда Пашаева Ганирә Төркиянең «Радио эви дярняйи» (RADEV) зур медиа ассоциациясенең берсе оештырган «Елның халыкара уңай мәдәни илчесе» премиясенә лаек була.

Фильмографиясе 2011 елның апрелендә Пашаева Ганирә тарафыннан фильм төшерелә, анда архив материаллары һәм Төркиядәге шаһитларның күрсәтмәләре нигезендә төрекләрнең әрмәннәргә карата XX гасыр башында геноцид кылуы кире кагыла. Бының өчен Азәрбайҗан парламенты Төркиядә төрек-әрмән мөнәсәбәтләре буенча 1915 ел башындагы вакигалар темасына үз тикшерүен үткәрә һәм шул вакыйгаларның тере шаһитлары менән очраша.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Депутатлар Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Азәрбайҗанның хатын-кыз сәясәтчеләре Төркем:Шәхесләр:Азәрбайҗан Төркем:1975 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Азәрбайҗанда туганнар Төркем:Илчеләр