Эва Секей (мадьярса Székely Éva; 3 апрель 1927, Будапешт — 29 февраль 2020, Будапешт) — венгр йөзүчесе, 1952 елның Җәйге олимпия уеннарында 200 метрга брасс белән ярышта чемпион, 1956 елда Җәйге олимпия уеннарында көмеш призерÉva Székely(англ.). SportsReference.EVA SZEKELY (HUN)(англ.). International Swimming Hall of Fame..
Биографиясе Эва Секей 1927 елда Будапешт шәһәрендә туганÉva Székely(англ.)Марьяновская М.Пережившая Холокост олимпийская чемпионка скончалась в возрасте 92 лет. Stmegi(11.03.2020).. 1936 елда ул йөзү белән шөгыльләнә башлыйBull, AndyHolocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.The Guardian(3 March 2020).Дата обращения: 4 марта 2020.. «Локомотив» спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясыйМарьяновская М.Пережившая Холокост олимпийская чемпионка скончалась в возрасте 92 лет. Stmegi(11.03.2020).. 1941 елда аны яһүд булуы аркасында командадан чыгаралар. 1944 елда Венгриядә Холокост башлана. Аның хатирәләре буенча, әтисе нацистларга аның йөзү буенча чемпион икәнлеген әйтеп коткара алганМарьяновская М.Пережившая Холокост олимпийская чемпионка скончалась в возрасте 92 лет. Stmegi(11.03.2020).Bull, AndyHolocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.The Guardian(3 March 2020).Дата обращения: 4 марта 2020.. Эваны хезмәт батальонына җибәрәләр, әммә ул үтеп барган трамвайга сикереп менеп, качаBull, AndyHolocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.The Guardian(3 March 2020).Дата обращения: 4 марта 2020.. Моннан соң ул гаиләсе белән ике комнатлы фатирда 43 кеше арасында яшеренә. Секей физик формасын тота, көненә 100 тапкыр 5 -се катка баскычтан менә һәм төшәJacov Sobovitz.Eva Szekely(англ.). Jewish Women's Archive.Дата обращения: 9 марта 2020.. 43 кешедән тик 10 кеше генә тере кала. Секей су тубы уенчысы Дьярмати Дежега кияүгә чыга, ире соңыннан өч тапкыр олимпия чемпионы була. Аларның кызлары Андреа Дьярмати (1954) шулай ук йөзүче була һәм 1976 елда Җәйге олимпия уеннарында ике тапкыр призер булаBull, AndyHolocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.The Guardian(3 March 2020).Дата обращения: 4 марта 2020..
Секей 1948 елның Җәйге олимпия уеннарында катнашаÉva Székely(англ.). SportsReference.Марьяновская М.Пережившая Холокост олимпийская чемпионка скончалась в возрасте 92 лет. Stmegi(11.03.2020).. 1952 елда Җәйге олимпия уеннарында Хельсинки шәһәрендә ул 200 м брасс ярышларда җиңүче булаÉva Székely(англ.). EVA SZEKELY (HUN)(англ.). International Swimming Hall of Fame.. 1956 елда Җәйге олимпия уеннарында икенче урынны били. Ул үз карьерасында 10 дөнья рекорды, Венгриянең 101 рекордын куя һәм 68 милли дәрәҗә яулыйEVA SZEKELY (HUN)(англ.). International Swimming Hall of Fame.. 1957 елда гаиләсе белән АКШ-ка күченә, әммә киләсе елда Будапештка кире кайтаJacov Sobovitz.Eva Szekely(англ.). Jewish Women's Archive.Дата обращения: 9 марта 2020..
Спорт карьерасы тәмамлангач, Секей тренер һәм фармацевт була. Аның укучылары арасында кызы да була. 1976 елда Секей дөнья йөзүенең Дан залына кертелә. 2004 елда аны ил тарихында бөек спортчыларның берсе дип атыйлар. 3 автобиографиясен бастыра. Эва Секей 2020 елда Будапешт шәһәрендә 93 яшендә вафат була.
Библиография
'Sírni csak a győztesnek szabad!, 1981 Jöttem, láttam... Vesztettem?, 1986 Megúsztam, 1989
Искәрмәләр
Төркем:Шәхесләр:Маҗарстан Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:3 апрель көнне туганнар Төркем:1927 елда туганнар Төркем:29 февраль көнне вафатлар Төркем:2020 елда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Будапештта вафатлар Төркем:Маҗарстанда туганнар Төркем:Җәйге Олимпия уеннарында катнашучылар