Искужина Миңзифа Усман кызы (1965) — җырчы. Башкортстан Республикасының атказанган артисты.

Биографиясе Миңзифа Усман кызы Искужина 1965 елда Баймак районы Темәс авылында туган. Урта белемне Темәс мәктәбендә ала. Бала чактан җыр-моңны яраткан, гармунда өздереп уйнаган кызның сәнгатькә юлы катлаулы гына була. Башта ул Баймак һөнәр училищесында сатучы һөнәрен үзләштерә. Темәстә сатучы булып эшли. Аннары Уфа моторлар эшләү заводында токарь булып эшлиБаймаҡ еренең күренекле улдары һәм ҡыҙҙары. Библиографик белешмә. Баймаҡ ҡалаһы. 2010 йыл, 63 бит.. 21 яшендә генә Уфа сәнгать училищесына килә, Ф. Сәгыйтова классында укый. Аннары Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.

Җырчы берничә тапкыр үз тамашачылары өчен соло концертлары белән чыгыш ясый. Ул башкорт композиторларының җырларын (З. Исмәгыйлев, «Былбылым»; Х.Әхмәтов, «Туган авылым»; Б.Гайсин, «Ике аккош»; А.Туктаголов, «Күңел») һәм башкорт халык җырларын («Бала карга», «Шәүрә», «Сандугач» һәм башкалар) беррәттән зур осталык белән җырлыйhttps://bashmusic.net/ru/music/ispolniteli-music-profile/view/playlist/id/293 Искужина Минзифа Усмановна.

Миңзифа Искужинаның концерт программалары һәрвакытта бай һәм масштаблы, үзенең җырларын «Далан» эстрада төркөме, Башкортстан Республикасының халык инструментлары милли оркестры, филармониянең эстрада-джаз оркестры һәм Башкортстан Республикасының академия хор капелласында җырлый.

«Далан» эстрада төркеме вокалисткасы буларакИСКУЖИНА Минзифа Усмановна Төркия Республикасында Башкортстан көннәрендә (Истанбул, 2006-2008), Сарытауда, Мәскәүдә, Ырымбурда (2007), Санкт-Петербургта (2008) лаеклы чыгыш ясады.

«Рәсәй Федерациясе башкортлары» Федераль программасы чикләрендә Рәсәй төбәкләре буенча сабантуйларда катнаша һәм гастрольләргә чыга.

Тәбигатьтән бирелгән абсолют ишетү сәләте аңа вокаль материалны кыенлыксыз үзләштерү, башкарылган әсәрне тамашачыларга түкми-чәчми җиткерү өчен зур мөмкинлек бирә, ул һәрвакыт репертуарын яңартып тора, үз осталыгы өстендә даими эшли.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган артисты «Язгы тавышлар» республика конкурсы лауреаты.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Баймак җиренең күренекле уллары һәм кызлары. Библиографик белешмә. Баймак шәһәре. 2010 ел, 63 бит. Минзифа Искужина выступил с сольной программой ИСКУЖИНА Минзифа Усмановна Искужина Минзифа Усмановна

Видеоязмалар

Култамга. Заслуженная артистка Башкортостана Минзифа Искужина Минзифа Искужина - Авылым тирәкләре Миңзифа Искужина - Балаларыма

Төркем:1965 елда туганнар Төркем:Баймак районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары