Анна Анка (; 28 апрель 1971 ел) ― швед-америка моделе, актер һәм язучы. Канада җырчысы Пол Анканың элекке хатыны, Svenska Hollywoodfruar (Швед хатыннары Голливудта) швед реалити-шоуында катнашучы.
Биографиясе Данута Анна Колодзейская Польша Халык Республикасында туган(швед.). DN.se. Тәүге сығанаҡтан архивланған 29 сентябрь 2009. 2 ноябрь 2009 тикшерелгән.. Әнисе бик иртә вафат булган, өч яшендә аны Швециядә, Бюв шәһәрендә яшәгән ирле-хатынлы Оберглар асрамага алалар. 1993 елда Мисс Гавайя тропиклары халыкара конкурсында сигезенче урын алганнан соң, Америка Кушма штатларына күчә.
Шул ук вакытта Анка профессиональ модель булырга карар итә, ә алты ел үткәч, аны музыкант Пол Анка үзенең шәхси тренеры сыйфатында эшкә ала. 2005 елда Пол Анкадан ул таба, Итан дип исем кушалар. Алар 2008 елда өйләнәләр. 2010 елда аерылышалар. Пол Анка улы Итанга хокукларын 2017 елның 3 июлендә югалта.
Карьерасы Анна Анка «Аңгыра, аңгырадан да аңгыра» америка фильмында эпизодик роль башкара, титрларда Анна Оберг дип күрсәтелә. Шулай ук мөһим булмаган рольләрне «Белгеч» һәм «Төшерү зонасы» фильмнарында уйныйThe life of Anna Anka.
Анка авырлы катыннар өчен «The 30-book minute workout pregnancy» исеме астында кулланма чыгара.
Svenska Hollywoodfruar 2009 елда Анка Svenska Hollywoodfruar реалити-шоуда катнашканнан соң халык арасында зур популярлык яулый. Реалити-шоуда Голливудта яшәгән өч хатынны күрсәтәләр. TV3 телеканалда күрсәтелгән тапшыруның рейтингы бик югары була(швед.). Dagensmedia.se. 2 ноябрь 2009 тикшерелгән. һәм тапшыру әлеге телеканалда яңа тамашачы рекордын куя.
Искәрмәләр
Төркем:Польшада туганнар Төркем:1971 елда туганнар Төркем:28 апрель көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе