Мэри Вайолет Леонтина Прайс (; ел, Лорел) — америка опера җырчысы (сопрано). Метрополитен-операның төп җырчысы булып саналган беренче афроамерикан хатын-кызы.
Биографиясе Леонтина Прайс Лорел калачыгында (Миссисипи infns) урман кисүче һәм акушер гаиләсендә туган. Фортепианода уйнарга өч яшендә өйрәнә башлый.
Уилберфосның (Огайо штаты) Үзәк дәүләт көллиятендә, аннары Нью-Йоркта Джулъярд музыка мәктәбендә укый.
Бродвейда профессиональ карьерасын 1952 елда башлый, беренче соло концертын Нью-Йоркта 1954 елда бирә, ә опера җырчысы буларак дебюты 1957 елда Сан-Франциско Операда үтә.
Аннары берничә тапкыр Вена операсы, Лондонда Король опера театры һәм Миланда Ла-Скала сәхнәләрендә чыгыш ясый. Башта Моцарт, Джузеппе Верди, Джакомо Пуччини опералары куелышында партияләр башкара.
Аның тавышы тәнкыйтчеләр тарафыннан «ачык», «бай, сыгылмалы һәм якты» кебек бәяләнәMusic: What Price Glory, Leontyne! By Michael Walsh;Nancy Newman/New York Monday. Time Magazine. Jan. 14, 1985. Retrieved February 21, 2011..
Опера сәхнәсеннән Леонтина Прайс 1985 елда китә, әммә соңыннан тагын 12 еллап оркестр концертлары бирә.
Күп санлы бүләкләргә ия, алар арасында Президентның Азатлык медале, Спингарн медале, «Эмми» премиясе бар, унсигез тапкыр Грэмми премиясе лауреаты, тавыш язу индустриясенә купьеллык өлеш керткәне өчен «Грэмми» премиясенә ия (1989). Gramophone журналының Дан залына кертелгән.
Искәрмәләр
Төркем:10 февраль көнне туганнар Төркем:1927 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:«Грэмми» премиясе лауреатлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:АКШ җырчылары Төркем:Сопранолар Төркем:Президент Азатлык медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:АКШта туганнар