Ирина Эриковна Бекешкина (; 1952 елның 4 феврале, Ивдел, Свердловск өлкәсе, РСФСР, ССРБ — 2020 елның 20 марты, Киев, Украина) — Украин социологы, сәяси һәм электораль социология өлкәсендә белгеч. «Демократик инициативалар» фонды директорыІрина Бекешкіна , директор Фонду «Демократичні ініціативи» імені Ілька Кучеріва. Фәлсәфә фәннәре кандидаты.
Тормыш юлы фәлсәфә факультетын һәм ССРБ Фәннәр академиясенең фәлсәфә институты аспирантурасын тәмамлый.
«Фәлсәфи фикер» журналының фәнни редакторы, ССРБ Фәннәр Академиясенең фәлсәфә институтының кече һәм өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли. 1991 елдан Украина Милли Фәннәр Академиясенең Социология Институтының фәнни хезмәткәре. 1996 елдан «Демократик инициативалар» фонды директоры урынбасары, 2001 елдан аның фәнни җитәкчесе. «Демократик инициативалар» фондының «Украинаның политик портреты» бюллетененең фәнни редакторы. Ул җитәкләгән «Демократик инициативалар» фонды, Украина бәйсезлеге игълан ителгәннән соң, беренче булып сайлаулар вакытында экзит-поллар үткәрә башлый. 2004 елда үткән президент сайлаулар вакытында «Демократик инициативалар» уздырган экзит-полл масштаблы фальсификация күрсәтә һәм «Кызгылт сары революция»нең катализаторларының берсе була. Ирина Бекешкина 2007 һәм 2008 елларда «Фокус» журналы версиясе буенча Украинаның иң абруйлы йөз хатын-кызы исемлегенә кертелгәнБекешкина, досье «Фокуса» 2007 годБекешкина, досье «Фокуса» 2008 год.
Комплекслы тикшеренү объекты һәм электораль тотыш концепциясе буларак шәхеснең структур моделен, аның Украинадагы үзенчәлекләрен эшләгән.
100 дән артык фәнни эш һәм күп санлы публицистик публикацияләр авторы.
Евромәйдан вакытында Виктор Януковичның «авторитар режим»га кискен тәнкыйть сүзләре белән чыгыш ясый һәм хокук сакчыларының оппозициягә басуы очрагында гражданнар сугышын кисәтәБекешкина опровергла слова Азарова: Майдан представляет всю Украину.
Төп эшләр
Структура личности как объект комплексного исследования (1986); Демократизация общества и развитие личности (в соавторстве с Е. И. Головахой и В. С. Небоженко, 1992); Молодь і соціальні конфлікти (в соавторстве с В. П. Перебенесюком, 1994); Конфліктологічний підхід до аналізу ситуації в Україні (1994); Вибори-2002 в оцінках населення і експертів (2002, главный редактор); Exit-poll: парламентські вибори-1998, президентські вибори-1999, парламентські вибори-2002 (2002, главный редактор).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ирина Бекешкина // Украина Милли Фәннәр Академиясенең Социология Институты Төркем:Фәлсәфә фәннәре кандидатлары Төркем:Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университетын тәмамлаучылар Төркем:Киевта вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2020 елда вафатлар Төркем:20 март көнне вафатлар Төркем:1952 елда туганнар Төркем:4 февраль көнне туганнар