Ведран Чорлука (; 1986 елның 5 феврале, Модран, БһГСҖ, Югославия) — хорват футболчысы, Мәскәү «Локомотив»ы сакчысы.
Ведран загребның «Динамо»сы тәрбияләнүчесе, аның сафларында ике тапкыр Хорватия чемпионы була, өстәвенә, 2007 елда үзенчәлекле алтын хет-трик (чемпионат, кубок һәм Суперкубок) ясый. 2007 елда «Манчестер Сити»га күчә, әмма биредә нибары бер сезон уздыра, шуннан соң 12,5 миллион фунтка «Тоттенхэм»га китә. 2012 елда Мәскәүнең «Локомотив»ына күчеп, тиздән «тимерьюлчылар»ның капитаны була.
2006 елдан алып Ведран Хорватия җыелма командасының төп составында чыгыш ясый, 2008 һәм 2012 елгы Европа чемпионатларының финал этапларында катнаша, шулай ук 2014 елгы дөнья чемпионатына бара.
Хорватия җыелма командасы составында 2018 елгы дөнья чемпионатының вице-чемпионы.
Тормыш юлы Чорлука Югославиядә босниянең Дервент шәһәрендә туа. Аның әти-әнисе Йозо һәм Андья тумышы белән Дервентка якын Модран авылыннан. 1992 елда Босниядәге сугыш аркасында, Ведранның гаиләсе Хорватиягә, Загребка күченә, анда футболчының әтисе инженер буларак эшен дәвам итә, соңрак Чорлуканың агенты була. Сигез яшьтән алып Ведран «Динамо Загреб» командасының өй матчларына йөри.
Шәхси тормыш Хатыны — җырчы Франка Бателич. 2020 елның 5 гыйнварында парның улы Виктор туа.
Клуб карьерасы
«Динамо» (Загреб) Босниядә сугыш башланганда, Ведран Чорлука гаиләсе белән Загребка күчеп килә һәм сигез яшендә ул загребның «Динамо» клубы сафларына керә, 2003 елда ул профессиональ футболчы статусын ала һәм төп командага керә.
«Интер»га арендаланганнан соң, ул «Динамо»да төп уенчы була һәм беренче сезонда ук чемпионатта 31 матчта уйнап һәм өч туп кертеп, беренче урын ала. 2006 елның җәендә илнең төп җыелма командасында дебют ясый. Киләсе сезонда 21 яшьлек Ведран клуб белән алтын хет-трик ясый, ягъни ул Хорватия чемпионы, ил кубогы һәм Суперкубогы иясе була. Шул мизгелдән аңа , «Милан» һәм дортмундның «Белоруссия» клублары кызыксыну белдерә башлый.
«Интер»га аренда (Запрешич) 2004 елда «Динамо» Чорлуканы Запрешичның «Интер»ына арендага бирә, анда шулай ук Лука Модрич һәм уйнаган. «Интер» өчен ул 27 матч уздыра һәм 4 туп кертә, шул сезонда «Интер» Хорватия чемпионатында көмеш медаль яулый.
«Манчестер Сити» 2007 елда Ведран «Манчестер Сити» белән биш еллык килешүгә кул куя. Клуб уенчы өчен 11,5 миллион фунт акча түләгән. Дебют сезонында стадионында нигез уенчысы була, Премьер-лига кысаларында 35 матч һәм Англия Кубогында 3 очрашу уздыра. 2008 елның җәендә Хорватия җыелма командасы составында Европа чемпионатына юл тота.
«Тоттенхэм Хотспур»
2008/09 елның сезон башында, Ведран «Манчестер Сити» өчен 6 матч уйнап, «Тоттенхэм» тарафыннан 12,5 миллион фунтка сатып алына.
2008 елның 15 сентябрендә «Тоттенхэм»да үз кырында каршы уенда (1:2) дебют ясый. җитәкчелегендә «Тоттенхэм»ның төп уенчысы була, Премьер-лига кысаларында 35 матч үткәрә. Шулай ук клуб белән Лига кубогы финалына кадәр барып җитә. Киләсе елда «Тоттенхэм» янә кубок турнирларында уңышлы чыгыш ясый, Англия Кубогы ярымфиналына барып җитә, ә чемпионатта дүртенче урын ала һәм Еврокубокларга юллама ала. Чорлука 29 матч үткәрә һәм «Тоттенхэм» өчен беренче голны «Болтон»га каршы уенда кертә (2:2).
17 августта Чемпионнар лигасында каршы квалификация раунды матчында дебют ясый. Еш имгәнүләр аркасында команда нигезендә урынны югалта. Гарри Реднаппның китүе, шулай ук еш җәрәхәтләр Лондон клубында аның өчен крест куя. 2011/12 сезонының беренче яртысында ул барлык турнирларда нибары 8 матч үткәрә.
«Байер 04»кә аренда 2012 елның 31 гыйнварында Чорлука леверкузенның «Байер 04» клубына ярты еллык арендага бирелә. 4 февральдә сакчы Бундеслигада «Штутгарт»ка каршы уенда (2:2) «Байер 04» өчен чыгыш ясый. Старт составына керә, әмма февральнең соңгы көнендә җыелма команда өчен матчта авыр җәрәхәт ала һәм апрель азагына кадәр төшеп кала. Май аенда «Байер 04» хорватны сатып алырга карар кылмый, гәрчә ул бик яхшы уен күрсәтсә дә һәм »Байер»ның саклану редутларына тотрыклылык китерә алса да.
«Локомотив»
2012 елның 27 июнендә Ведран Мәскәү «Локомотив»ы белән 3 елга контрактка кул куяЧорлука официально стал игроком «Локомотива». Мәскәү клубы өчен беренче матчта ук «Мордовия» капкасына гол кертә (2:3). Россия чемпионатының беренче турларыннан башлап, 2012/13 сезонында 27 матч уздырган төп үзәк сакчы була. 2012 елның сентябрендә һәм 2014 елның мартында Чорлука социаль челтәрләрдә «Локомотив» җанатарларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча айның иң яхшы уенчысы дип таныла.
2013/14 сезонында Ведран Ян Дюрица белән «Локомотив»ның төп сакчыларын тәшкил итә, чемпионатта 28 матч уздыра, дисквалификация аркасында нибары 2 уен гына калдыра. Киләсе сезонда Ведран, Мәскәү клубы белән Россия Кубогын отып, тотрыклы рәвештә иң югары дәрәҗәдә чыгыш ясавын дәвам итә. Нәтиҗәдә, җанатарлар аны сезонда «тимерьюлчылар»ның иң яхшы уенчысы дип таныйЧорлука признан лучшим игроком «Локомотива» в сезоне, ә команда президенты Ольга Смородская аны команданың лидеры дип атыйСмородская: надо усилить центр поля, нападение. И ещё вингер не помешает, шуңа күрә 2015/16 сезоныннан башлап Чорлука команданың капитаны булаИГОРЬ ЧЕРЕВЧЕНКО: «ЧОРЛУКА — КАПИТАН. ЭТО МОЕ РЕШЕНИЕ». 2016 елның кышында Чорлука «Бавария»га күчүдән баш тартаЧорлука отказался зимой переходить в «Баварию», Спаллетти хочет пригласить хорвата в «Рому». 2016 елның 16 августында «Локомотив» белән яңа 4 еллык контрактка кул куя.
2020 елның 25 февралендә «Локомотив» Ведран белән контрактны 2021 елның җәенә кадәр озайта.
2021 елның 31 мартында Чорлука 2020/21 сезон тәмамланганнан соң «Локомотив»тан китү турында игълан итә.
Җыелма команда составында
2006 елның 16 августында Италия җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта Италиянең Ливорно шәһәрендә уйный. Футболчы матч тәнәфесендә Анте Серич урынына алмашка чыга һәм хорватларга 2:0 исәбе белән җиңү яуларга ярдәм итә. Әлеге матчтан соң даими рәвештә төп составта уйный. 2011 елның 11 октябрендә җыелма команда өчен үзенең 50 матчын уздыра.
Өч Европа чемпионаты катнашучысы (2008, анда команда белән чирекфиналга җитә, 2012, 2016) һәм ике дөнья чемпионатында катнашучы — 2014 һәм 2018, анда көмеш призёр була.
2018 елның 10 августында җыелма командада карьерасын тәмамлау турында игълан итә.
Тренер карьерасы 2021 елның 4 маенда Хорватиянең футбол федерациясе президенты Давор Шукер хәбәр иткәнчә, Чорлука киләсе Европа чемпионатына Златко Далич җитәкчелегендәге Хорватия җыелма командасының тренерлар штабына керәчәкЧорлука будет помощником главного тренера сборной Хорватии на Евро-2020.
Казанышлар
Команда «Динамо» (Загреб)
Хорватия Чемпионы: 2005/06, 2006/07; Хорватия Кубогы иясе: 2006/07; Хорватия Суперкубогы иясе: 2006.
Локомотив (Мәскәү)
Россия Чемпионы: 2017/18; Россия Кубогы Иясе: 2014/15, 2016/17, 2018/19, 2020/21; Россия Суперкубогы иясе: 2019.
Хорватия җыелма командасы
Дөнья чемпионатының вице-чемпионы: 2018.
Шәхси Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә: № 2 — 2013/14, 2015/16, 2016/17, № 3 — 2014/15.
Искәрмәләр
Сылтамалар
ESPN FC.com сайтында уенчы профиле «Локомотив» (Мәскәү) рәсми сайтында профиле
Төркем:Югославиядә туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1986 елда туганнар Төркем:5 февраль көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар