Мөхәррәмов ― фамилия. Борынгы гарәп теленнән килгән () һәм мөселман динен тотучы күп халыклар арасында таралыш алган Мөхәррәм исеменнән ясалган. Мөхәррәм исеме, кагыйдә буларак, мөселман елының «Әл-Мөхәррәм» дип аталган беренче аенда туган балаларга бирелгән Мөхәррәмов фамилиясенең килеп чыгышы . Мидхәт Мөхәррәмов (1922―1993), тарихчы, фән докторы, ТАССР (1972) һәм РСФСР (1982) атказанган фән эшлеклесе. Наил Мөхәррәмов (1953), КФУ институты директоры. Шаһимәрдән Мөхәррәмов (1893―1937), укытучы, сәяси репрессия корбаны.

Ләйсән Мөхәррәмова (1960), КДМУ проректоры.

Моны да карагыз Мөхәрләмов: Илдус Мөхәрләмов (1946), спортчы (классик көрәш), халыкара класслы спорт мастеры (1970), СССР чемпионы (1970). Нур Мөхәрләмов (1930―1989), табиб-кардиолог, СССР МФА мөхбир-әгъзасы (Мәскәү). Роберт Мөхәрләмов (1938), механика белгече, фән докторы (1977), профессор (1980) (Мәскәү). Сабирхан Мөхәрләмов, ТР Дәүләт Советының 1нче чакырылыш (1994―1999) депутаты. Сәет Мөхәрләмов, Республика күчмә театры актеры.

Искәрмәләр

Төркем:Фамилияләр