Зәңгәр Нил ягъни Бар-әл-Азрак ( ягъни , Ән-Нил-әл-АзракИнструкция по передаче на картах географических названий арабских стран. — М.: Наука, 1966. — С. 22.), Эфиопия территориясендә — Аббай (, сүзгә сүз «кара») — Судан һәм Эфиопиядәге елга, Нилның уң кушылдыгы.
География
Озынлыгы 1783 кмBrücken über den Nil in Khartoum/Sudan Dipl.-Ing. Gregor Gebert und Dr.-Ing. Andreas Reichelt, 2010, Seite 6, Auf: vsvi-mv.de (pdf; 14,2 MB)
Эфиопия таулыгындагы Тана күлендә башлана. Күлдән чыккан су гидроэлектростанцияле буа белән тәртипкә салынган. Зәңгәр Нил елгасы тамагыннан 580 чакрымга югарырак өлешендә суднолар йөри ала.
Югары агымы Эфиопия таулыгы өлешендә Аббай исемен йөртә. 500 км дәвамында 900-1200 метр тирәнлектәге каньон аша ага. Эфиопиядә изге елга дип исәпләнә, шунлыктан аңа икмәк һәм башка азык рәвешендә бүләк алып киләләр.
Судан территориясендә елга Бахр-әл-Азрак (гарәп. бахр — «диңгез» һәм азрак — «зәңгәр») исемен йөртә һәм биредә Росейрес шәһәре янында зур сусаклагыч төзелгән.
Хартум шәһәрендә Зәңгәр Нил Ак Нил белән кушылып Нил елгасын барлыкка китерә.
Яңгырлар чорында Зәңгәр Нилнең сулары Нилга агып төшкән гомуми су күләменең 60 %ын тәшкил итә, коры чорда елга нык саега. Түбәнге агымында ефәк басуларын сугару һәм су белән тәэмин итү өчен кулланыла. Яңгырлар чорында уртача су чыгымы 2350 м³/сек.
2011 елда елгада «Бөек Эфиопия Яңарыш быуасы» төзү башлана, ул 15 гидроагрегаттан тора. ГЭС егәрлеге 5250 МВт тәшкил итәчәк.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Нил Төркем:Африка елгалары Төркем:Хәбәшстан елгалары Төркем:Судан елгалары