Ливиу Либреску (); 1930 елның 18 августы, Плоешт, Румыния — 2007 елның 16 апреле, Блэксберг, Виргиния, АКШ) — Румыния, Израиль һәм Америка математигы, аэродинамика өлкәсендә белгеч, Виргиния политехник институтының техник фәннәр һәм механика факультеты профессоры.
Яһүд килеп чыгышлы, Холокостны кичергәнA friend remembers Liviu Librescu. Күрсәткән батырлыклары өчен Румыниянең иң югары дәүләт бүләге — Йолдыз ордены белән бүләкләнәPreşedintele României.
Тормыш юлы Ливиу Либреску 1930 елның 18 августында Плоешт шәһәрендә (Румыния) яһүд гаиләсендә туа. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач ул Транснистрия хезмәт лагеренә, ә соңрак, гаиләсе һәм меңләгән башка яһүдләр белән Фокшан геттосына депортацияләнә.
Сугыштан соң Либреску белем ала һәм үз ватанында танылган галимгә әверелә. Ул аэродинамика өйрәнгән, 1952 елда аны тәмамлаган һәм анда магистр дәрәҗәсен алган. 1969 елда ул докторлык дәрәҗәсен (специализациясе — сыеклык механикасы) ала. 1953—1975 елларда Бухарест гамәли механика институтында, соңрак Сыеклык механикасы институтында һәм Сыеклык механикасы һәм аэрокосмик технологияләр институты каршындагы Румыния Фәннәр академиясендә тикшеренүче булып эшли.
70 нче елларда Румыниянең Коммунистлар партиясенә тугрылык күрсәтүеннән баш тарта һәм Академиядән Израильгә карата мәхәббәте өчен куыла. Либреску Израильгә эмиграциягә рөхсәт сорагач, Румыния Фәннәр академиясендә аны эштән азат итәләр. Берничә елдан соң Израиль премьер-министры Румыния президенты Николае Чаушеску Либреску гаиләсен Израильгә җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. 1978 елда үтенеч канәгатьләндерелә.
1979—1986 елларда Либреску Тель-Авив университетында аэронавтика һәм механика профессоры була һәм Хайфа шәһәрендә Израиль технология институтында укыта. 1985 елда АКШка күчә һәм 2007 елда үлеменә кадәр Вирджиния политехник институтында лекцияләр укый.
Үлем 2007 елның 16 апрелендә, 76 яшендә, Либреску Вирджиния политехник институтында кыргын ясаган 32 корбанының берсе була. Ул үзенең лекциясе узган уку аудиториясенә үтерүчегә бәреп керергә комачаулаган. Үтерүченең ишек аша 5 тапкыр атуына карамастан, Либреску аны студентларның күп өлеше аудиториядән чыкканчы тота ала«Liviu Librescu: Holocaust survivor blocked shooter, letting students flee ». //The Roanoke Times. 27 апреля 2007.. Либрескуга биш пуля эләккән. Соңрак күп студентлар Либреску аркасында гына исән калулары турында белдерәләр. Либреску белән хушлашу тантанасы 2007 елның 18 апрелендә Бруклинда (Нью-Йорк) уза, соңрак аның тәне, туганнары теләкләре нигезендә, Израильгә күчерелә.Шул ук көнне АКШ президенты Джордж Буш Американың Холокост мемориаль музеенда узган тантанада Либрескуны искә ала: Бүген без куркыныч күрдек, әмма батырлык актларын да күрдек. Әлеге батырлыкны профессор Либреску гәүдәләндерә. Җинаятьче аның классына керергә ниятләгәч, фидакарь профессор ишекне үз тәне белән ябып куйган. Холокост корбаннарын искә алу көнендә аны кичергән профессор башкалар яши алсын өчен үз гомерен биргән. Бу иртә белән без аның хәтерен хөрмәтлибез һәм аның гамәленнән көч алабыз.
Китаплары
L. Librescu,
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2007 елда вафатлар Төркем:16 апрель көнне вафатлар Төркем:1930 елда туганнар Төркем:18 август көнне туганнар Төркем:Математиклар